Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киров өлкәсе Малмыж районы Үзәк китапханәсендә татар мәдәниятенә багышланган кичә үткән

Киров өлкәсенең Малмыж районы Үзәк китапханәсендә күпмилләтле районда яшәүче төрле халыкларга багышланган бәйрәмнәр үткәрү матур традициягә әйләнде, дип яза "Сельская правда" газетасы.

Бу юлы татар мәдәниятенә багышланган кичәгә Калинин авылы мәктәбе укытучылары һәм укучылары чакырылган.

Очрашуны алып баручы Рауза Сабирова татар халкының тарихы, мәдәнияте, көнкүреше, милли костюмнары, аш-сулары турында сөйләгән. Малмыж районына татарлар XIV гасырда килеп урнашкан. Ә XVI гасыр башыннан Арча һәм Балтач татарлары Явыз Иван гаскәрләреннән һәм көчләп чукындырудан качканнар. Алар марилар янәшәсендә үз авылларына нигез салган. Иске Йөрек безнең район территориясендә татарлар урнашкан беренче авылларның берсе.

Китапханәче үз чыгышында төрле милләт вәкилләрен берләштерә торган Сабан туе бәйрәме турында да бәян иткән.

Күп кенә татарлар милли мәдәнияткә һәм фәнгә зур өлеш керткән. Киров өлкәсеннән дә бик күп талантлы кешеләр чыккан. Мисал өчен, Иске Йөректән гер күтәрү буенча Россия һәм дөнья чемпионы Ф.Сәләхиев, язучы Э.Касыймов, Малмыжның Мактаулы гражданины З.Әхмәтҗанова, Россиянең атказанган укытучысы М.Әгълиев, шагыйрь М.Минһаҗев һәм башка танылган татарлар турында да сүз барган.

Очрашуда "Киров өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтәрияте" иҗтимагый оешмасы рәисе Язилә Әсхәтдинова да катнашкан. Ул "Мирас" ансамблендәге хезмәттәшләре белән килгән. Алар укучылар өчен "Татар милли халык уеннары" темасына мастер-класс әзерләгән. Бәйрәм азагында "Мирас" ансамбле татар телендә берничә җыр башкарган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев