Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киров өлкәсе имам-хатыйбы авыл мәчетендә китапханә оештырган

Киров өлкәсенең Иске Пенәгер авылы мәчете имам-хатыйбы Зиннәтулла хәзрәт Нәҗметдинов "Татар-информ" хәбәрчесенә авыл мәчетендә китапханә оештырылуы турында хәбәр итте. Дини эчтәлектәге китаплардан тыш, монда әдәбият, тарих, фәнгә кагылышлы китаплар да табарга мөмкин.

Егерме биш ел мәктәптә китапханәче булып эшләгән Зиннәтулла хәзрәт китапларны кызыксындыру чыганагы итеп күрә. “Мәчеткә йөрүчеләр китап та алып китә, гыйбадәт тә кыла. Халыкның, бигрәк тә яшьләрнең, татар телендә укуын телим. Китапханәдә татар классикасын җыярга кызыгам,” – ди ул.

Илле яшьлек хәзрәт китапларның күпчелек өлешен арзан бәядән Интернет аша табып ала. “Китапларның бер өлешен Татарстан китап нәшрияты сайты аша яздыртып алам. Бер өлеше халыктан килә. Күптән түгел макулатура бәясенә биш йөзгә якын китап алдык. “Авито” сайты аша да арзан бәягә китаплар сатып алабыз. Китапханә эшендә якташыбыз, "Ирек мәйданы" газетасының баш мөхәррире Раиф Усманов зур ярдәм күрсәтте”, - ди имам.

Зиннәтулла хәзрәт социаль челтәрләрдә актив эшчәнлек алып бара. ВКонтактедагы “Иске Пенәгер авылы” төркемендә китапханәгә нинди китаплар кайтуы хакында белдерүләр урнаштыра.

Мәчет китапханәсендә төрле өлкәгә, төрле жанрларга караган китаплар табарга мөмкин. “Рус классикасы, тарих китаплары, дини әдәбият, календарьлар бик күп. Фәнни әдәбият та шактый җыелды. Аларын студентларга файдалы булыр дип алдым.

Безнең авыл халкы бик кызыксынып укый. Элек тә өлкәннәр бик күп укый иде, шуларга ияреп балалар да китаплар ала. Мәчеттә оештырылган дәресләргә балалар бик күп йөри, үзләре белән китаплар да алып китә. Хәтта мәчеткә гыйбадәткә килгәндә, буш вакытыбыз булса, шул китапларны укып утырабыз,” – ди Зиннәтулла хәзрәт Нәҗметдинов.

Хәзрәт сүзләренә караганда, Иске Пенәгер авыл мәчетенә 180 ел, ул 1835 елда салынган. “Авылда 400 хуҗалык бар, 1 300дән артык халык яши. Җомга намазларына 30-35 кеше йөри, биш вакыт намаз укырга да кеше җыела”, – ди ул.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев