Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киров өлкәсе делегациясенә К.Тинчурин театрында экскурсия оештырылган

25 декабрь К.Тинчурин театрында Киров өлкәсе мәдәният министры Андрей Скальный җитәкчелегендәге делегация булып китте, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Делегация составында мәдәният министры урынбасары Анна Шакина, Киров өлкәсенең С.М.Киров исемендәге драма театры директоры Татьяна Черанева, әлеге театрның сәнгать җитәкчесе Константин Солдатов һәм Вятка филармониясе директоры Эльвира Раскопина да булган. Кунакларны ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм К.Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов озатып йөргән. Делегация вәкилләренә театр бинасы буйлап экскурсия үткәрелгән, аның эшчәнлеге турында мәгълүмат ирештерелгән. Очрашуда гастрольләр алмашу турында да сүз булган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев