Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кинорежиссер С.Юзеев мәхәббәт турында яңа фильм төшерергә тели

Кинорежиссер Салават Юзеев “Өчпочмак көне” дип аталган яңа фильм төшерергә җыена. “Татар-информ” хәбәрчесе Салават Юзеевны «Печән базары» яңа татар мәдәнияте фестивалендә очратты. Ул “Черек күл” паркына яңа проекты өчен партнерлар табу теләге белән дә килгән иде. «Печән базары» яңа татар мәдәнияте фестивале программасында татар ашларына да, татар киносына да зур урын бирелгәнлектән, биредә ашчылар белән кинематографистларга уртак тел табу мөмкинлеге бар. “Фильмның сценарие бар инде. Ул мәхәббәт турында. Ә төп герой – авыл тракторчысы. Сюжет буенча, өчпочмак ашау буенча бәйге үткәрелә”, – дип проектның кайбер серләрен ачты кинорежиссер “Татар-информ” хәбәрчесенә. Салават бу проектны “татарометражкаларның тулы метрга күчкән дәвамы” дип атады. “Мин хәзергә проектыбызны прокат яки фестиваль өчен дип әйтә алмыйм. Без татарометражкаларны прокат өчен дип төшергән идек. Әмма аларны бик теләп төрле кинофестивальләргә алалар”, – ди Салават Юзеев. Искәртеп узабыз, шушы көннәрдә татарометражкаларның берсе – “Мин – киллер” дип аталганы, Калининградта “Короче” фестивалендә катнаша.    
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев