Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кино дөньясы бик кырыс" - Байбулат Батуллин (ӘҢГӘМӘ/ВИДЕО)

СТС телеканалы өчен сериал төшерүче Татарстан кинорежиссеры республикада кино тармагын үстерү юллары турында фикерләре белән уртаклашты.

Кинорежиссер Байбулат Батуллинның фильмнары "Кинотавр", "Короче" бөтенроссия кинофестивальләре бүләкләрен алды, Казан халыкара мөселман киносы фестивале, "Рудник", SHNIT фестивальләрендә катнашты. Аның Мәскәү кино мәктәбендәге диплом фильмы – "Половинки" Россиянең милли кинематография сәнгате һәм фәннәре киноакадемиясенең "Золотой Орел" премиясе номинанты булды. "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына интервьюсында Байбулат Батуллин фильмнарын нинди акчага төшерүе, кино мәктәбендә нәрсәгә өйрәнүе һәм Татарстанда төшерергә теләгән фильмы турында сөйләде.

Синең «Половинки» фильмы «Золотой Орел» премиясе номинанты булды. Премиянең нәтиҗәләре билгелеме инде?

- Ул бит лонг-листка гына эләкте. Лонг-листка эләгү, әлбәттә, үзе аерым бер җиңү дисәң дә була. Ләкин минем өчен бу җәйдә “Половинки”ның “Кинотавр”да катнашуы зуррак бер вакыйга булып тоелган иде. Кемдер әйтүенчә, “Золотой Орел” премиясенең шорт-листы гыйнварда билгеле булачак.

- «Кинотавр»да «Яндекс.Такси» һәм КиноПоиск сиңа таксилар тарихы турында киноальманах төшерергә тәкъдим ясады һәм 1 млн бюджет вәгъдә итте? Бу проект буенча эш башландымы инде?

- Юк, бүгенгә мин “Яндекс.Такси” өчен бернәрсә дә төшермәдем. 1 миллион сум альманахка каралган бюджет иде. Ләкин мин тәкъдим иткән сценарийлар альманахның стилистикасына туры килмәде. “Яндекс”ның планнары зур: компания үзенең продюсерлар үзәген булдырырга тели. Шуңа күрә киләсе елларда яңа проектлар булачак. Бәлки, шуларның берсендә катнашырга туры килер.

- Ә моңарчы чыккан фильмнарыңны син нинди акчага төшердең?

- Төрлесен – төрлечә. Мәсәлән, “Сокращение” – ул Мәскәү кино мәктәбендә продюсерлар факультетында укыган Рома Дидковскийның диплом эше. Мин фильмда чакырылган режиссер буларак эшләдем. Миңа “Сокращение”ның сценарие ошады. Без аны үзебезгә яраклаштырдык та, фильмны чынга ашырдык. Барлык чыгымнарны продюсер каплады. Гадәттә, студентларның проектларында актерлар бушка төшә, шуңа күрә анда зур чыгымнар юк диярлек. “To Run Оr Not To Run”ны һәм “Ноль с половиной”ны бары үз акчама төшердем. Аларның бюджеты зур түгел – 20 мең сум тирәсе.

“Половинки” – ул минем, операторның, продюсерның, гримерның, монтажерның диплом эше. Без фильмны төшерү өчен барыбыз да акча җыйдык. Җыелган акча беткәч, төрле кинокомпанияләргә мөрәҗәгать итә башладык. Нәтиҗәдә, бер дә таныш булмаган “Take shot” дигән продакшн безгә ярдәм күрсәтте – чыгымнарның 80 процентын каплады. Әлбәттә, Мәскәү кино мәктәбе ресурсларын да кулландык.

"Эшемне караганда, миңа читен"

- Хәзергә кайсы фильмыңны иң уңышлысы дип саныйсың?

- Һәрбер эшемне караганда миңа ничектер читен. Үз фильмнарымнан зур ләззәт алам дип әйтә алмыйм. Иң якыны шул “Половинки”дыр. Без аңа озак әзерләндек, идеясе дә илһамландырды һәм бер елдан артык җүләрләнеп шул киноны чынга ашырырга тырыштык. Фильмның фестиваль тормышы болай уңышлы булыр дип уйламаган идек (Ә мин аны уңышлы дип саныйм. Минем өчен.) Нинди шартларда, күпме бюджетка төшерелүен исәпкә алсаң, аның нәтиҗәләре шатландыра.

“Половинки”ның идеясе болай туды. Бер вакытны бер кыз белән кочаклаштык. Ул кызның мине җибәрәсе килми иде, ә мин Мәскәү кино мәктәбе турында, үземнең эшем турында уйлый идем. Шул вакытны бер мизгелгә күз алдына китердем: әгәр дә ул хәзер мине җибәрмәсә? Кимендә, берничә сәгать ул миңа ябышкан килеш йөргән булыр иде. Әлбәттә, мин беренче чиратта мәктәпкә барам, чөнки минем төп максатым кино дөньясына чуму. Аннары безне аерыр өчен “Ашыгыч ярдәм” чакыртырга туры килер иде. Бу идеяне төрле жанрга салырга була: хоррор да, чиста комедия дә. Без сценарист Аня Филатова белән романтик комедия жанрына тукталдык.

- Актерларны ничек таптың?

- Төп геройларны табарга якташыбыз Айдар Җаббаров булышты. Ул быел ГИТИСта Женовач курсын бетерде. Фильмда төп геройны уйнарга кечкенә генә бер кыз кирәк, дигәч, Айдар мине үзләренең бер спектакленә чакырды. Маша белән Лев шул спектакльдә төп рольләрдә уйныйлар иде. Лев – озын буйлы, ә Маша – кыска буйлы миниатюр бер кыз. Алар бер-берсенә туры килә: чын тормышта да ничәдер ел әүвәл алар бергә булган һәм ул сизелә. Без аларны “ябышу” системасын тикшерү өчен кастинга чакырдык. Тикшердек тә, шатландык һәм тагын да олырак геройларны эзли киттек. Сценарий буенча геройлар бер 3-4 яшькә зуррак буласы иде, язганда шулай дип күз алдына китергән идек. Бер ай дәверендә без күп кенә артистлар белән очраштык, ләкин “ябыштыргач”, алар бер-берсенә туры килми: яки эстетик яктан бик күркәм түгел, яки алар арасында “химия” сизелми. Шуңа күрә без беренче парда тукталырга булдык.

"Фестивальдә өлкән коллегаларның эшләрен караганнан соң минем кино төшерү теләге качты"

- Синең кино белән мавыгуың кайчан башланды?

- Иң беренче фильмны (фильм дип әйтергә ярамый инде аны) төшергәндә 13 яшь иде микән миңа, әллә 14 микән. Мин дустым белән “Трансформерлар”ны карадым да, илһамландым – кино барган вакытта ук чыгып качып, үз фильмымны төшерү теләге туды. Тасма камерага уенчыклар – бионикллар белән “Битва” дип аталган фильм төшердем. Минем бионикллар юк иде, аларны дустымнан 80 сумга сатып алдым. Ул вакытта мин монтаж программаларын куллана белми идем, шуңа күрә камерада “яздыру” һәм “стопка”ка баса-баса монтаж тәртибендә төшердем. Аннары “Хаҗәлмә” дигән фильмда үз-үземне төшердем, соңрак мин дусларымны төшерә башладым. Алар арасында Камал театры артисты Алмаз Гәрәев тә бар иде. Нәкъ менә ул катнашкан фильмны күреп, мине Петербургка бер кинофестивальгә чакырдылар. Ул кинофорум бер генә тапкыр булды, ләкин аның оештырылуы шулкадәр яхшы иде. Мин хәзер дә ышанмыйм шул хәлгә: миңа 16 яшь һәм мин Петербургка барып зур кинофестивальдә Игорь Толстуновлар, Борис Хлебниковлар, Авдотья Смирноваларның мастер-классларын тыңлап Казанга кайттым. Фестивальдә өлкән коллегаларның эшләрен караганнан соң минем кино төшерү теләге качты һәм бер-ике ел дәвамында мин бернәрсә дә төшермәдем.

- Ни өчен кино сине җәлеп итте?

- Кечкенә чакта кино караганга күрәдер. Кызык бит кино каравы. Ләкин мин үземне кино фанаты, синефил, киноман дип санамыйм. Минем өчен иң кызыгы – монтаж. Монтаж ясаганда тылсым барлыкка килә.

- Мәскәү кино мәктәбендә син үзең өчен нинди ачышлар ясадың?

- Мин үземә күптән түгел генә шул сорауны бирдем. Бәлки, мәктәпкә кергәнче үк кино белән кызыксынганга күрә, мин бик зур радикаль яңалыклар күрмәгәнмендер. Шуны аңладым: кино дөньясы бик кырыс, анда кешелеклек аз. Күпмедер вакыт шул дөньяда кайнагач, шундый иллюзия барлыкка килә: әгәр дә кырыс булсаң, продукт та тизрәк эшләнә кебек тоела. Минемчә, тәртипле булсаң, кырыс булмыйча да эш итеп була. Тәртип булмаганга күрә бөтен кеше кырыс.

- Син кино төшерү кагыйдәләрен еш бозасыңмы?

- Мин хәзер сериал төшерәм, анда зур экспериментлар ясарга кирәкми. Син анда ниндидер тикшерелгән алымнарны гына куллана аласың, чөнки продюсерларына, каналларга продуктның рейтинглары мөһим. Кагыйдә боза торган төрле мәйданнар бар: автор фильмы төшергәндә, мәсәлән. Мин кагыйдәләрне бик яхшы беләм дип тә әйтә алмыйм. Мин гомумән ялкау һәм начар укучы. Ләкин менә ниндидер җенләнү бар, шул җенләнү аркасында гына мин кинодадыр дип уйлыйм.

- Режиссер режиссура белән генә шөгыльләнергә тиешме?

- Бүген режиссер үз-үзенә продюсер булырга тиеш, кызганыч ки. Продюсер булу ул акча табу гына түгел бит. Синең фильмың тамашачыга килеп җитәрме, фестивальләргә эләгерме, Интернетта күп карау җыярмы – менә шул мөһим бит. Шулар булмаса, режиссерны бер кеше дә белмәячәк.

Моңарчы төшергән фильмнарың турында син нинди фикердә?

- Әгәр фильм миңа 100 процент ошамаса, мин аны чыгармыйм. Якынча өч эшемне миннән тыш бер кешенең дә күргәне юк. Калган фильмнарга килгәндә, миңа аларда нәрсәдер, әлбәттә, ошый. Ниндидер ностальгия бар, төшерү процессына бәйлеме ул, белмим. Ләкин мин үз эшләремне бик яратып бетермимдер. Бәлки, шуңа күрә алга таба икенчеләрне эшлимдер дә мин. Әгәр дә берсен яратсам, икенчесен төшерәсе килмәс тә иде.

- Берничә фильмда син дусларыңны төшердең. Бу актерлар эзлисе килмәүдәнме яки сиңа дусларың белән эшләү ошыймы?

- Тегесе дә, монысы да. Документаль фильм төшерү өчен миңа тема кирәк иде. “Ноль с половиной” идеясе килде дә, мин аны Айратка әйттем, ул ризалык бирде. Ә “To Run Or Not To Run”да биючеләрнең 80 проценты – миңа таныш булмаган кешеләр. Актерлар белән, командаң белән бер дулкында булсаң, фильм төшерү процессыннан ләззәт аласың. Бер дулкында булучылар – ул дуслар, курсташлар яки минем шикелле кино дөньясына чумган җүләр кешеләр.

- Синеңчә, ни өчен Татарстанда кино сәнгате үсеш алмаган? Бәлки, татарлар театр сөючән халык булгангадыр?

- Ялгышмасам, якутлар да бик ярата театрны, ләкин аларда киноиндустрия бар. Якутиянең үз фильмнары чыккан көннәрдә анда Голливуд кинолары акча китерми. Безнең мәктәптә якут студентлары укыды. Мин алардан кызыксынган идем, шуны белдем: аларда һәрбер авылының үз Тарантиносы бар. Әгәр дә безнең дә һәрбер авылда кино белән җенләнгән бер кеше булган булса, яки хәзер барлыкка килә башласа, ун елдан соң, бәлки, бездә дә киноиндустрия барлыкка килер.

- Син төшергән фильмнарың белән акча эшлисеңме?

- Юк, кыска метрлы фильмнар белән акча эшләү максаты да тормый. “Половинки” фильмы үзенең чыгымнарын төрле фестивальләр, бүләкләрдән кергән акча белән каплады. Әгәр блокбастер, сериаллар яки реклама төшерсәң, акча эшләп була.

- Ә син яшәргә ничек акча табасың?

- Мин эшлим: реклама төшердем, хәзер СТС телеканалы өчен спорт комедиясе төшерәм. Барысы да яхшы булса, ул быел чыгачак.

- Синең автор киносы төшерү максаты юкмы?

- Минем максат – индустриягә эләгү. Үз-үземне сынап карау өчен. Мәсәлән, бер сериал төшердең, киләсесенә сине чакырдылар – менә, димәк, син индустриядә, дип уйлыйм инде мин. Синең кирәгең бар дигән сүз. Ә тулы метражлы киноларга килгәндә, үзеңнең сценарий булуы мөһим. Көчен күрсәтмәгән яшь режиссерга продюсер яхшы сценарий тәкъдим итмәячәк. Мантыйкка сыя торган хәл ул. Шуңа күрә мин хәзер сценарий язу процессында.

- Сине нинди темалар кызыксындыра?

- Глобализация темасы мине кызыксындыра. Бигрәк кызык: әгәр ничәдер аймы, елмы чит җирдә яшәсәң, күрәсең – анда үзләренең проблемалары. Монда кайтасың – туган тел, татар кызының чит милләт кешесенә кияүгә чыгуы проблемасы бар. Читтән карасаң, көләсе килә. Менә шул проблемаларга бирелгән бар көчне икенче юнәлешкә җибәргән булсалар, бәлки, тел дә, милләт тә үз урынында булган булыр иде һәм гармония дә булыр иде.

- Нинди юнәлешкә, мәсәлән?

- Ләззәт алуга. Менә кичә “Мир” кинотеатрында “Половинки”ны күрсәттеләр. Шунда бер журналист кыз интегә: кино күрсәткән вакытта стендап төшерә, сүзләрен дә шыпырт кына әйтми – аның өчен кино бармаган да кебек. Аннары журналист ялгыша, яңадан башлый, оператор аңа ниндидер комментарийлар бирә. Бераздан ул кыз минем янга килеп интервью алды: “Миңа сезнең фильм бик ошады”, - ди, ә ул карамады аны. Мин сорауларына җавап бирәм, ул продюсер белән телефоннан сөйләшә башлый. Трубкасын куйгач, “Миңа герой кирәк, нишләргә соң миңа”, - ди. Мин аны жәлләп чыктым, чөнки ләззәт алмый процесстан. Аңа кызык булмагач, аның сюжеты да кызык түгел. Тәмләп яшәргә кирәк. Вакыт-вакыт мин үзем дә белмим ничек алай яшәргә икәнен. Шулай яшәргә өйрәнер өчен мастер-классларга йөрергә кирәкме икән – белмим...

Татарстанга кайтып, монда кино төшерү теләге бармы синең?

- Мин китмәдем дә бит. Минем Мәскәүдә кино мәктәбендә укыганда төшергән фильмнар санын процентларга күчерсәк, 40 процентын Казанда төшердем булып чыга. Минемчә, режиссерның пропискасы юк. Кайда проекты бар – шунда эшли ала. Мин бер үк вакытта Казанда да, Мәскәүдә дә эшли алам. Кич белән поездга утырдың, иртә белән Казанда син. Тәкъдимнәрне рәхәтләнеп кабул итәм. Мәскәүдә тәҗрибә җыясы килә: сериал дөньясында да, тулы метражлы кино төшереп тә. Казанда эшләү өчен шартлар тудырырга туры киләчәк. Кино белән кызыксынучы яшьләр күп. Бәлки, без бергәләп ул шартларны булдырырбыз.

Җәй көне Казанга кайтып, бөтенебезгә дә таныш булган темага эксперименталь фильм төшерәсе килә. Нәрсә булачагын мин әйтә алмыйм: бәлки ул тулы метражлы фильм булыр, бәлки, бернәрсә дә килеп чыкмас.

- Казанмы, Мәскәүме: кайсы шәһәрдә яшәү сиңа ныграк ошый?

- Икесе ике төрле дөнья. Тегендә дә ошый, монда да ошый. Монда бит дуслар күбрәк, тегендә – коллегалар. Монда кайткач, ял итәсең. Анысы да зур эш бит – барлык дусларың белән күрешеп, ял итү.

- Якындагы биш елда без сине кайда күрәчәкбез?

- Бүген минем төгәл планнарым юк та һәм бар да. Биш елдан нәрсә булачагын мин белмим. Телевидение әкрен-әкрен Интернет дөньясына күчә бит. Бәлки, шунда игътибар итәргә кирәктер. Ә бәлки, ул вакытта мин кино белән шөгыльләнмәм, ә рэп укый башлармын.


Автор: Ләйсән ФАЙЗУЛЛИНА
Фото: Cалават Камалетдинов
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев