Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Киңлек һәм биеклекләр яратам мин!" ( язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу)

2018 нче елның 15 нче маенда 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) эшкуар һәм язучы Равилә Шәйдуллина-Мурат белән очрашу булачак. Равилә Шәйдуллина – киңкырлы шәхес: югары белемле педагог, профессиональ аш-су остасы, Казан шәһәрендәге ресторан һәм кафе хуҗасы. Эшендә көчле, нык характерлы Равилә ханым – табигате белән нечкә күңелле, шигъри җанлы шәхес. Равилә Шамил кызының «Сихәтләнү = Исцеление», «Ялантауга ай кунган», «Алмагач дәресе», «Батыр малай = Смелый мальчик», «Мүкләк белән Сөзгәк = Безрожка и Бодучий» һ.б. китаплары олылар һәм балалар тарафыннан яратып кабул ителде. Әлеге очрашу кичәсендә Равилә Шәйдуллина шигырьләренә язылган җырлар яңгыраячак. Кичәдә аның «Үксезләр» әсәренә нигезләнеп төшерелгән нәфис фильмнан өзек күрсәтү, Фердинанд Сәлахов, Ярамир, Әлфинур Хисами, Ренат Таҗетдин, Луара Шакирҗан, Фуат Әбүбәкеров, Нурания Җамали һәм башка күренекле шәхесләр катнашу көтелә. Равилә Шәйдуллина һәм аның иҗатташ дуслары белән аралашу һәркемгә кызыклы булыр. Очрашуга рәхим итегез!
ТР Милли китапханәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев