Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киң җәмәгатьчелек вәкилләренә "Сембер-Ульяновск төбәге татарлары энциклопедиясе" тәкъдим ителде

Ульяновск шәһәрендә “Сембер китабы – 2016” китаплар күргәзмә-конкурсы уңаеннан Милли китап көне узды. Шушы көнне өлкә татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән басылып чыккан "Сембер-Ульяновск төбәге татарлары энциклопедиясе" дә киң җәмәгатьчелек вәкилләренә тәкъдим ителде. Бу хакта Ульяновск өлкәсе “Өмет” иҗтимагый-сәяси газетасы яза. Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рамис Сафин бу китапка күренекле шәхесләр генә түгел, ә авыллар һәм мәчетләр турында мәгълүмат та керүен әйтте: “Өч ел элек мөхтәриятебез рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов әлеге китапны нәшер итү теләген белдергән иде. Китапта данлыклы кешеләргә бәйле мәгълүматлар белән беррәттән, татар авыллары, мәчетләр тарихы турында да язмалар урын алды. Хәзер Ульяновск татарлары Карамзин, Языков, Аксаков, Богдан Хитрово, Козьма Минин кебек мәшһүр затларның нәсел тамырлары татардан булуы турында беләләр”, – ди ул. Татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары һәм китап авторларының берсе Рифгать Ахмедуллов милләттәшләрен үз авыллары тарихын язарга өнди. Энциклопедияне 30 кешедән торган иҗат һәм техник хезмәткәрләр коллективы әзерләгән. Әлеге китапка барлыгы 400дән артык Ульяновск татары турында мәгълүмат кертелгән.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев