Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ким Миңнуллин яшь галимнәрнең фән өчен әзерлекләре җитеп бетми дип саный

Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчесе Ким Миңнуллин кадрларны сан ягыннан әзер, әмма сыйфат ягы аксый дип саный. Кадрлар әзерләүнең тиешле дәрәҗәдә булмавын килгән буынга игътибар җитмәү белән бәйли ул. Бу хакта “Татар-информ”га интервьюсында хәбәр итте. “Институтта соңгы җиде-сигез елда буыннар алышынуы күзәтелә. Өлкән яшьтәгеләр бик күп иде. Авыр булса да, яшьләр килә. Үзебезнең бүлекне алып карасак та, һәр бүлектә яшьләр утыра. Өлкән яшьтәгеләр бармак белән санарлык. Күбесе кырыкка кадәр бүлек җитәкчеләре. Институтта андый күренеш моңарчы булганмы икән. Шулай да бу артык шатлана торган күренешләрдән түгел. Яшьләр килүен килә, ләкин аларның фән өчен әзерлекләре җитеп бетми. Ни өчен? Җитмеш яшьлекләр бар, ә урта буын - илле-алтмыш яшьлек галимнәр юк. “Преемственность” - күчүчәнлек тиешле дәрәҗәдә бармады. Туксанынчы елларда җибәргән зур хаталарның берсе – татар дөньясында фән дөньясын без өмет иткән, без уйлаган, теләгән дәрәҗәгә җиткерә алмадык. Кадрларны сан ягыннан әзерләдек, әмма сыйфат ягы аксый. Безнең 50-60 яшьлекләр буыны бик сыек. Бүген кырыккача яшьләр җитәкче булып утыра, ләкин үрнәк алырлык, алар иярерлек буын юк. Бу иң катлаулы проблемаларның берсе”, - диде ул. Ким Миңнуллин кадрлар әзерләүнең тиешле дәрәҗәдә булмавын килгән буынга игътибар җитмәү белән бәйли. “Беренчедән, дәүләтнең үз сәясәте булырга тиеш булган. Икенчедән, без, зыялылар, шушы фән эчендә кайнашып яшәүчеләр, “үзебездән соң кемнәр килә” дигән сорауга шәхси җавап бирергә тиеш идек. Безнең шәкертләребез бармы? Шушы оешмаларны җитәкләр өчен кеше калдырабызмы? Шундый сорауларга җавап эзләргә тиеш идек”, - дип билгеләп узды ул.
Татар-информ
Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова
Фото: Султан Исхаков

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев