Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киләсе уку елыннан 11 сыйныф укучыларның һәр фәннән белемнәрен тикшерергә ниятлиләр

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча да тикшерү турында сүз алып барыла, дип яза “ТАСС”.

РЕН-ТВ телеканалына интервью биргәндә министр Ольга Васильева җәмәгатьчелеккә бу яңа чарадан курыкмаска кушты, “чөнки контроль эшләрне укучылар мәктәптә болай да ел саен яза, ә бу очракта бердәм көндә бердәм биремнәр булачак”, - дип аңлата министр. Аны Бөтенроссия тикшерү эшләре дип атаячаклар.

2016-2017 уку елында 11 сыйныфларда БДИга өстәп, тагын аерым тикшерү эшләрен үткәрү турында сүзләр күптән бара. Ул мәктәпне тәмамлаучы яшьләрнең гомуми белемен ачыкларга ярдәм итәчәк. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев