Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киләсе елга хаҗ бәясе артачак

Согуд Гарәбстанында виза җыемнарының яңа системасы үз көченә керде дип яза Gulf News газетасына сылтама белән "Ведомости".

Яңа кагыйдәләр буенча чит ил гражданнарына илгә кергәндә хәзер 2000 согуд реалын (533 доллар чамасы) түләргә тиеш булачак. Элек җыемнар 53 доллар тәшкил иткән. Моннан тыш, чит ил кешеләренә Согуд Гарәбстаныннан чыккан өчен 200 согуд реалын (53 доллар чамасы) түләргә туры киләчәк.

Ил территориясенә беренче тапкыр кергән хаҗилардан җыем алынмый.

Хәзер виза алты ай урынына ике айга гына бирелә башлый. Һәр өстәмә ай өчен 26 доллар түләргә туры киләчәк.

Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең хаҗ операторы – “ДУМ РТ ХАДЖ” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте хезмәткәре Айдар Бикмөхәммәтов “Татар-информ” агентылыгына биргән әңгәмәсендә бу үзгәрешләрнең хаҗга бару бәясен якынча 35 мең сумга арттырачагын әйтте. Согуд Гарәбстаны түләүне быелгы хаҗ сәфәре тәмамлануга ук керткән.

Айдар Бикмөхәммәтов әйтүенчә, быелның 20 октябренә кадәр киләсе елгы хаҗ сәфәренә ташлама белән барырга була – эконом класс бәясе (Мәскәү аркылы) бару 100 мең сум, стандарт пакет 210 мең сум тора. Шушы суммага 35 мең сум виза җыемын кертергә туры киләчәк, ягъни бәяләр 135 мең, 245 мең сум булачак.

Айдар Бикмөхәммәтов әйтүенчә, хаҗ операторларына виза җыемы кертелүнең сәбәпләре билгеле түгел. Ул бу җыенның хаҗга баручылар санына тәэсир итмәс дигән өметтә булуын әйтте: “Хаҗга барырга теләүчеләргә Аллаһы Тәгалә ярдәм итә”.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев