Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киләсе елда Татарстанда "Үзгәреш җиле" музыкаль фестивале дәвам итәчәк

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында белдерде. “Безнең татар мәдәнияте бай, куәтле сәнгать коллективлары эшли. Эстраданы дөнья дәрәҗәсенә күтәрү омтылышы бар. Потенциал зур”, - дип белдерде Президент. “Үзгәреш җиле” проектына килгәндә, Рөстәм Миңнеханов аның дәвам иттереләчәген әйтте. “Әгәр сез эстраданың бүгенге торышы белән риза булсагыз, мин аңа риза була алмыйм. Без үсәргә тиеш, без Россиядә икенче милләт. Без үзебезне лаеклы төстә күрсәтергә тиешбез. Бездәге музыкаль мәктәп куәтле, бездә бөтен әйбер бар: консерватория, хореография училищесы, музыка училищесы, опера театры һәм башкалар. Милли коллективлар бик көчле, әмма эстрада буенча әлегә калышабыз дип уйлыйм. Моны үзгәртү өчен бик күп эш таләп итә”, - дип билгеләп узды Президент. Республика җитәкчесе “Үзгәреш җиле” фестиваленнән беренче тәэсире яхшы булуын белдерде. “Кемдер акча тарату бу дип әйтә, әмма акчасыз да булмый. Акча сарыф итә диючеләр үзләре ничек акча тарата икән, карар идем мин. Тәнкыйтьләүчеләр булса да, дәвам иттерәчәкбез. Татар эстрадасы өлкәсен алга этәрү мөһим дип саныйм. Чынлыкта, талантлар да, мөмкинлекләр дә күп бездә”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев