Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киләсе елда Россиядә пенсияләр 5,9 процентка индексацияләнәчәк

Киләсе елда Россиядә пенсияләр 5,9 процентка - фаразланган инфляция дәрәҗәсендә тулысынча индексацияләнәчәк. Шулай итеп, пенсия күләме быелгыга караганда 5,9 процентка арта. Бу хакта Россия вице-премьеры Ольга Голодец хөкүмәттә 2017 ел бюджеты үтәлешенә багышланган киңәшмәдән соң хәбәр итте, дип яза "РИА Новости". "2017 ел һәм алдагы еллар бюджетларына барлык социаль йөкләмәләр салынган һәм алар тулысынча үтәләчәк", - дип белдергән Голодец һәм Хөкүмәтнең пенсияләрне индексацияләү буенча позицияләрне килештерүен өстәгән. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев элегрәк быел пенсияләрне арттыру мөмкинлеге юк дип белдергән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев