Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киләсе 2018 ел Кукмара районында Чыңгыз Айтматов елы булып игълан ителгән

Еллыкның программасы да төзелгән.   Әлеге программа кысалырында Ч.Айтматов исемендәге татар гимназиясе каршында аның бюсты куелу да каралган. Билгеле булганча, Ч.Айтматовның тамырлары Кукмарага барып тоташа. Ч.Айтматовны искә алу чаралары районда инде башланган. 23 декабрьдә Әтнә татар драма театры Ч. Айтматовның “Гүзәлем Әсәл” спектаклен күрсәткән. Мәдәният йорты фойесында, язучының китап күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Чарада Ч.Айтматовның нәсел шәҗәрәсен тапкан, өйрәнгән, исән чагында үзен күреп калган район музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина язучы турындагы матур истәлекләре белән уртаклашкан.
Татар информ
фото: e-history.kz

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев