Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Килер бер көн – милли музыка оркестрның көндәлек концертларында яңгырый башлар" - Канадада яшәүче татар композиторы һәм дирижеры Айрат Ишморатов

“Килер бер көн – милли музыка оркестрның көндәлек концертларында яңгырый башлар”, - диде Канадада яшәүче татар композиторы һәм дирижеры Айрат Ишморатов "Мирас" татар музыкасы фестиваленең йомгаклау концерты башланыр алдыннан “Татар-информ” хәбәрчесенә. “Безнең симфоник оркестрның татар музыкасын һәм татар классикларын уңышлы пропагандалавы бик яхшы. Бу матур идея. Хәзерге заман татар композиторларын пропагандалавы да әһәмиятле. Бу милли музыканың үсешенә зур этәргеч ясый”, - дип өстәде ул. Кичә Нәҗип Җиһанов исемендәге “Мирас” татар музыкасы фестиваленең өченче концерты үтте - С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында хәзерге заман композиторлары әсәрләре яңгырады. Программада Луиза Хәйретдинова, Мирсәет Яруллин, Ренат Еникеев, Рәшит Кәлимуллин, Мәсгудә Шәмсетдинова һәм Резеда Әхиярова әсәрләре яңгырады. Залда Ренат Еникеев, Рәшит Кәлимуллин һәм Резеда Әхиярова үзләре дә бар иде. Дирижер - Айрат Ишморатов. Фестивальнең арт-директоры - Вадим Дулат-Алеев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев