Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Киләчәктә балаларга татарча кем белем бирер?" - Рафаэль Шәйдуллин

Киләчәктә татар телен белүче татарлар саны тагын да кимиячәк. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының энциклопедистика үзәге мөдире Рафаэль Шәйдуллин “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Профессор, тарих фәннәре докторы татар теленә карата һәрьяклы караш җитми дип саный. “Татар-информ" агентлыгы, РСФСР һәм Россиядә үткәрелгән халык санын алу мәгълүматларына нигезләнеп, татарларның саны, татар теленең кулланылышы һәм урбанизациягә бәйле мәгълүматларны туплаган иде. Галим шушы мәгълүматларга карата үз фикерен белдерде.

"Татарлар да “татар теле кирәкми” дип чыкты"

“2010 елда халык санын исәпкә алган вакытта, татарларны төрле төркемнәргә бүлделәр – себер татарлары, мишәрләр, типтәрләр һәм башка татарлар. Әлбәттә, бу бүленеш татар телен белүчеләр санын азайтты. Шулай ук татарларның үзләрендә дә уйдырмалар булды: алар үзләрен болгарларга, тубылларга һәм башкаларга бүләргә тотынды”, - дип белдерде Рафаэль Шәйдуллин. 2010 елда ана телен белмәүче татарлар артуын ул “татар теле нәрсәгә кирәк, без татар теле белән кая барабыз” дигән фикерләрнең тагын куерып алуы белән аңлата. “Элегрәк барлык мәктәпләрдә татар теле укытылса, тора-бара рус ата-аналары гына түгел, татарлар да “безгә татар теле ник кирәк, татар татар теле белән кая укырга керәләр” дип фикер йөртә башладылар”, - ди ул.

"Югары уку йортларында татар телендә белем бирүче укытучылар әзерләү кимеде"

Рафаэль Шәйдуллин 2010 елга кадәр Казан федераль университетының тарих факультетында татар телендә укый торган төркем булуын, ә 2010 елдан югары уку йорты федераль университетка әйләнгәч, бу төркемнең юкка чыгуын искәртте. “Элек татар телендә белем бирә торган педагогика университеты, Казан университетында татар филологиясе һәм тарих факультеты бар иде, алар да юкка чыкты. Элек география, тарих, физика, математикадан татар телендә белем бирә торган белгечләр әзерләү бар иде, хәзер андый структуралар да юк. КФУ да бер төркем бар барын, әмма анда студентларны татарча укытмыйлар, алар русча гына укый. Педагогика дигән предмет та юк хәзер. Педагогик психология дигән институт бар, ләкин анда бит рус телендә белем бирәләр, татар телендә түгел”, - дип фикер йөртә галим.

"Милли хәрәкәт сүнде"

Рафаэль Шәйдуллин фикеренчә, милли хәрәкәтнең сүлпәнәюе дә татар телен белүчеләрнең саны кимүгә китергән. “1989 елда милли хисләр, рухи дөнья тирәнрәк иде. Авырлыклар булса да, Россиядә татар телендә укыта торган мәктәпләр, югары уку йортлары күбрәк иде. Хәзер 1989 ел белән 2000 нче елны чагыштырсак, милли мәгариф учреждениеләре саны шактый кимеде”, - диде.

"Татар энциклопедиясенең 5 нче томы 500 данә тираж белән чыга"

“Татар теленә игътибар күп дигән булалар, ә татар һәм башка туган телләрне үстерү буенча 2013 елдан 2021 елга кадәр Татарстан Хөкүмәте 1 млрд 84 млн сум акча бүлеп бирде, шуларның бер тиене булса да татар телендә энциклопедияләр әзерли торган институтка бирелмәде. Безнең хатлар өстән аска гына йөрде. Энциклопедиянең 4 томы чыкты инде, тиздән 5 нче томы чыгарга тиеш. 4 томны 2 шәр мең данә белән чыгардык, 5 нче томны бары тик 500 данә чыгарабыз. Менә татар теленең әһәмияте шуннан “күренә”! Ул вакытта саны 1,5 млн исәпләнгән башкортларда энциклопедия 3 әр мең данә булып чыккан иде. Без 5,5 млн нан артык, шул халыкка 500 данә энциклопедия күпме ул?! Хәзер 6 нчы томны тәмамласак, татар телендәге булачак басмаларга юл юк, аларның кирәге шуның кадәр генә дип уйлыйлар” – дип борчуын белдерә галим.

Башкортлар мәдәни ресурсларын төрле юллар белән үстерә

2002 -2010 елларда Ульяновскида татарлар санының якынча 20 меңгә кимегәнен Рафаэль Шәйдуллин халыкның Самара өлкәсендәге татар авылларына күченеп китүе белән аңлатты. Халык исәбен алуда күп кенә татарларның башкорт дип язылуына килгәндә, Рафаэль Шәйдуллин "башкортлаштыру" процессының 60-70 еллардан ук баруын искәртте. “Бер үк гаиләләрдә кайбер балалар - татар, кайсылары башкорт дип язылан. Бер уйлаганда, бу анда яшәүче татарларның үзаңыннан тора, әлбәттә. Алар бит үзе өчен яхшы шартлар эзли, шуңа күрә аларны гаепләп тә булмый. Бәлки, шундый вакыт килеп җитәр дә, алар үзләре үк үзен татар дип яздырыр. Бу бит процесс, ул мәдәни ресурслардан тора, кемнеке куәтлерәк, шуннан тора. Башкортлар алар мәдәни ресурсларын төрле юллар белән үстерә, алар бу мәсьәләдә куәтлерәк. Ә без шаблон белән эшләргә тырышабыз”, - дип сөйләде галим.

"Телне белүчеләр кими барачак"

Рафаэль Шәйдуллин киләчәктә дә телне белүчеләр кими барачак дип саный. “Татарстан дәүләте, Бөтендөнья татар конгрессы бу мәсьәләләрне уңай хәл итү өчен күп чаралар үткәрә. Ләкин ул бит халыктан, мөнәсәбәттән дә тора. Киләчәктә балаларга татарча кем белем бирер? Татар телендә белем бирә торган күпме факультет бар соң? 90 нчы елларда татар факультетына керүчеләр саны шактый иде. 100 дән артык кеше алалар иде, "тезләнеп" урын сорыйлар иде. Хәзер кем ашкынып тора? Әлбәттә, читтән киләләр укырга - Кытайдан да киләләр, бу - әйбәт күренеш. Ә үзебезнең татар авылларыннан килгән балалар нәрсә эшләргә тиеш? Күп кенә авылларда бит әле нигездә татарча укыталар, татар мәктәпләре бар. Татар теле предмет буларак укытыла”, - дип белдерде Рафаэль Шәйдуллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев