Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Киләчәккә караш" кече һәм урта эшмәкәрлек форумы

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең Халыкара мәгълүмат үзәгендә “Киләчәккә караш” кече һәм урта эшмәкәрлек форумы үткәрелде. Форумның пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

8 һәм 9 сентябрьдә уздырыла торган әлеге форум Казанга 3 меңнән артык кешене җыйган. Шул рәвешле, анда катнашучылар 2 көн эчендә фикер алыша, озак вакытка каралган преспективада эшмәкәрлек үсеше фаразлана, элемтәләр киңәйтелә. “Киләчәккә караш” форумы Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисади үсеш стратегиясен (“Стратегия-2030”) детальләштерү платформасы булып тора.

Форум бүген “Кече һәм урта бизнес өчен цифрлы киңлектәге яңа бизнес-модельләр” темасына эшлекле иртәнге аш белән эшен башлады, анысын “Ак Барс“ банкы оештырды. Чарада ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты карамагында эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Нагуманов һәм дәүләт органнары, хакимият һәм бизнес вәкилләре катнашты.

Әлеге эшлекле чарада кече һәм урта бизнес өчен цифрлы технологияләр үсеше белән бәйле дөнья базары үзенчәлекләре турында сүз булды, шулай ук кече һәм урта бизнеска яңа бизнес-модельләр кертү перспективалары мәсьәләсендә фикер алышынды. Аерым алганда, дәүләтнең цифрлы бизнес-сервислар үсеше белән кызыксынуы турындагы мәсьәләне күтәрделәр, шулай ук кибер-янаулардан мәгълүмати иминлек, электрон документ әйләнеше юнәлешен үстерү перспективалары, эшмәкәрлеккә инновацион бизнес-модельләр кертү мисаллары көн кадагына алынды.

Пленар сессиядә спикерлар 2030 елга кадәр эшкуарлыкны үстерүне ничек күзаллауларын уртаклаштылар.

“Акульчев” компаниясе генераль директоры Сергей Акульчев сүзләренчә, киләчәк эшмәкәрләре персональләштерелгән товарлар һәм продуктлар тәкъдим итү, әйләнә-тирә мохит, социаль җаваплылык турында уйлаячаклар, ерактан торып һәм ирекле график буенча эшләү белән идарә итүнең яңа моделен булдырачаклар.

“Эшлекле Россия” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы президенты Алексей Репик билгеләп үткәнчә, киләчәк турында Казанда әйбәт уйланыла, чөнки җитәкчелек эшмәкәрлеккә нәрсә кирәген яхшы аңлый. Татарстан хакимияте инвестицияләр өчен җәлеп итә торган мохит тудыра һәм бизнеска булышуның япон моделен кертә, дип игътибарны юнәлтте Репик. Аның белән килешкән “Деловая среда” АҖ директоры Михаил Федоренко, футуролог роленә керешеп, дөнья базары үсеше юнәлешләре һәм киләчәк технологияләре турында сөйләде.

“Бионоватик” компаниясе генераль директоры Рөстәм Рамазанов исә, Татарстанны бүген биотехнологияләр актив үсештә булган Дания яки Корея язмышы көтә, диде.

Шулай да, эшмәкәрлек үсеше дәүләт ярдәменнән башка була алмый, диде Фәнни-техник өлкәдәге кече формалы предприятиеләрне үстерүгә ярдәм фонды генераль директоры Сергей Поляков. Шуңа күрә форумда катнашучыларга РФ Икътисади үсеш министрлыгының кече һәм урта бизнесны һәм көндәшлекне үстерү департаменты җитәкчесе Максим Паршин дәүләтнең бизнеска булышу юнәлешендә якын арада гамәлгә керәчәк яңалыкларын бәян итте. Ул шулай ук 2030 елга кадәр кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү стратегиясе проектын презентацияләде.

Аннан соң чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Дөнья тәҗрибәсен, мөһим фаразламаларны ишетә алуыбыз бик әйбәт. Партнерларыбызга мин ихлас рәхмәтле. Безнең эшмәкәрлек үсеше тарихына күз салсак, анда барлык федераль структуралар белән уртак эшләребез булуы ачык чагыла”, - дип билгеләп үтте Татарстан лидеры.

Аның фикеренчә, теләсә нинди идея акча таләп итә, ләкин аны да дөрес итеп сарыф итәргә, иң мөһиме нәкъ менә кешеләр икәнне аңларга кирәк. “Безнең бурыч – эшмәкәрлекне үстерергә этәрә торган мохит булдыру, инфраструктура, мәгариф программалары булдыру. Безнең болар барып чыгамы-юкмы, әмма шушы елларда инфраструктура, мәгариф программаларыбыз буенча без бик күп эшләдек. Эшмәкәр бүген белемле, алга киткән булырга тиеш”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда чынлап торып талантлы һәм перспективалы кешеләр күп, дип саный ТР Президенты. Татарстан үзенең чит илләрдәге партнерлары дәрәҗәсенә чыгачагына ышана ул, ләкин моның өчен бүген көчне дә, вакытны да кызганмый бик актив эшләргә кирәк. “Әлегә без аларга юл бирәбез. Ләкин әллә ни куркыныч юк, без куып тотарга һәм узып китәргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов бизнесменнарга мөрәҗәгать итеп. – Тагын 5 ел чамасы вакыттан без дөнья дәрәҗәсендә булырга тиешбез дип уйлыйм. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Без сезгә таяначакбыз”.

Бүгенге пленар сессия форумның истәлекле символы – “Киләчәккә караш” агачына тантаналы рәвештә су сибү белән төгәлләнде: су сибүдә Татарстан Президенты һәм чыгыш ясаган спикерларның барысы да катнашты.

Бүген форум кысаларында кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чараларына, сәнәгать мәйданнарын арттыруга, кече бизнесның эре бизнес һәм дәүләт белән хезмәттәшлек формаларына, чимал булмаган товарларны чит илләргә чыгаруга, социаль эшмәкәрлек һ.б. темаларга багышланган түгәрәк өстәлләр үткәрелә. Формуда катнашучылар иртәгә уңышлы бизнес тарихы, Татарстан франшизасы, IT-эшкуарларны әзерләү буенча республика тәҗрибәсе белән таныша ала.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев