Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киев татарлары Габдулла Тукайның туган көненә әзерләнә

Киев шәһәрендә яшәүче татарлар бөек шагыйрь Габдулла Тукай (1886-1913) тууына 132 ел тулу уңаеннан, әдәби-музыкаль кичә уздырырга планлаштыра.
Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Киев шәһәре татар яшьләре оешмасы активисты Илдар Кантеев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, чара узачак көн әлегә төгәл билгеләнмәгән. "Хәзергә әдәби кичәгә әзерлек эшләре бара", - диде ул.
Тиздән, 26 апрель көнне татар дөньясы үзенең танылган шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен уздырачак. Бу уңайдан Татарстан башкаласы Казанда да күп чаралар үткәрелә. Республикадан читтә яшәүче милләттәшләребез исә үзләре яшәгән төбәкләрдә бу датаны билгеләп үтә, Г.Тукай һәйкәлләренә чәчәкләр китерә.
Лилия Локманова, Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев