Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Киев шәһәрендә Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узган

Шушы көннәрдә Украина башкаласы Киев шәһәрендә Россия фән һәм мәдәният үзәге бинасында бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 111 ел тулуга багышланган музыкаль-әдәби кичә узган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Киевның татар яшьләре оешмасы лидеры Илдар Кантеев сөйләде. Аның сүзләренчә, чара ел саен “Туган тел” Бөтенукраина татар мәдәни үзәге тарафыннан традицион рәвештә үткәрелә. Быелгы кичәгә 100 ләп тамашачы җыелган. Алар арасында өлкән буын вәкилләре дә шактый. Кичәне Илдар Кантеев үзе һәм танылган журналист Диләрә Шкурко алып барган. “Кичә бөек герой-шагыйрь турында анимация белән ачылды, аның үлемсез шигырьләре яңгырады, биографиясеннән фактлар китерелде. Без, шулай ук, тамашачыларга да Җәлил тормышыннан кызыклы вакыйгаларны искә алып, аның шигырьләре белән чыгыш ясау мөмкинлеге бирдек”, - дип белдерде Илдар Кантеев. Кичә үзе рус телендә алып барылса да, концерт программасында катнашкан “Талир”, “Шатлык” вокаль ансамбльләре Җәлил шигырьләренә җырларны татар телендә башкарган. Татарстанның атказанган артисткасы Разия Үзбәкова Нәби Дәүли шигыренә, Р. Зарипов көенә язылган “Татарстан” җыры белән чыгыш ясаган. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Үтәйнең Салих Сәйдәшевнең “Хуш, авылым” композициясен скрипкада виртуоз итеп уйнавы тамашачылар күңеленә кереп калган. Кичәнең ахырында “Муса Джалиль. Приговоренный к бессмертию” документаль фильмы күрсәтелгән. “Фильм бөек ватандашыбызның каһарманлыгы турында горурлык хисен тагы да көчәйтте”, - дип белдерде Илдар Кантеев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев