Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Кичә көчле җил аркасында Казанда 18 катлы йортка кран ауган (ФОТО/ВИДЕО)

Социаль челтәрләрдә Казан шәһәренең Совет районында күпкатлы йортка кран аву видеосы барлыкка килде. “Татар-информ” кичә көчле җил аркасында Альберт Камалиев урамындагы 18 катлы йортка кран ауганлыгын хәбәр иткән иде. Кран хәзерге вакытта өчтән беренә кешеләр күченгән йортка ауган. Конструкция бинаның алтыдан уналтынчы катына кадәр тышкы ягына һәм дүрт балконга зыян салган. Казан Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше хезмәткәре фатирларны йөреп чыккан, зыян күрүчеләр юк.   https://www.youtube.com/watch?time_continue=33&v=cPOI6EvqlUE
Татар-информ
 Фото: Максим Мальков, Полина Шевчук

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев