Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хәзерге вакытта мин бала табырга әзерләнәм" - шагыйрә Лилия Тимергалиева

Бала табу имин узар дип ышанам.

Лилиянең ире Ришат «МК»га УЗИның туасы баланың малай булуын күрсәткәнлеге һәм тормыш иптәшенең Мәскәүгә бала табарга китүен сөйләгән.

  • Үземне яхшы хис итәм, — дип сөйли Лилия “МК” хәбәрчесенә. — Хәзерге вакытта мин Мәскәүнең алдынгы медүзәкләренең берсендә һәм бала табырга әзерләнәм. Ирем әлегә Казанда, көнкүреш эшләрен хәл итә. Без баланың мөмкин кадәр авырлык җыюын көтәчәкбез, хәлдән килгәнчә сузачакбыз. Мин, әлбәттә, кесарев сечение ярдәмендә бала табачакмын.

Аның ире Ришат:

Хатыным өчен бик борчылам, сагынам, без аның белән һәрчак элемтәдә торабыз, — ди ул. — УЗИ буенча безнең улыбыз булачак, мин аның барлыкка килүен бик көтәм, Лилия һәм бала артыннан Мәскәүгә барачакмын, мөгаен. Бала табу имин узар дип ышанам.

 

tatar-today.ru

Фото: соц. челтәрләрдән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев