Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биектауда Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган "Вахит: шәхес, иҗат, заман" республика бәйгесе үтте

Хәй Вахитның тууына 100 ел

Биектау районының Мәмдәл урта мәктәбендә күренекле драматург, шагыйрь Хәй Вахитның тууына 100 ел тулуга багышланган “Вахит: шәхес, иҗат, заман” республика бәйгесе үтте. Бәйгенең жюри составы - ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов; шагыйрь, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт; Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Наилә Гәрәева; Татарстанның һәм РСФСРның халык артисты Ринат Таҗетдинов; Татарстанның халык артисты, язучы, тәрҗемәче Хәлим Җәлалов; язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Солтан Шәмси; балалар язучысы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Ләлә Гыймадиева һәм башкалар. Бәйгедә дүрт юнәлеш – “Яшь шагыйрьләр”, “Яшь язучылар”, “Хәй Вахит әсәрләре – сәхнәдә”, “Фәнни-тикшеренү эшләре” буенча җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга Хәй Вахитның якташлары, иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән дипломнар, бүләкләр тапшырылды.

Тантанага килгән кунакларны, авыл халкын Биектау район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин сәламләде һәм Мәмдәл авыл мәктәбенә 50 меңлек сертификат тапшырып, рәхмәт сүзләрен дә җиткерде. Хәй Вахитка багышланган бу зур чарага шагыйрә, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова; язучы, драматург Рафис Корбан; шагыйрь Рифат Сәлах; язучы, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Айсылу Имамиева; филология фәннәре кандидаты Фатыйма Миңнуллина; ТР Мәгарифне үстерү институтының милли мәгариф кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты да кунак булып килгән иде.

автор: Айсылу Имамиева

фото: Рифкать Якупов; KamalTeatr.ru

 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев