Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Мин аны гади итеп, чын дустым итеп яраттым..."

Шагыйрә Гөлнур Айзатның Хәния Фәрхи турындагы истәлекләре

Хәния Фәрхи белән мин ничек таныштым?

Хәния белән көтмәгәндә генә Буада концертта таныштык. Ул вакытта иптәшемнең (Азат Айзатуллов, 2013-2017 елларда Буа районыны башлыгы) эше шундый булгач, һәр концертка бара идек. Ул бара алмаганда мин барып, җырчыларга рәхмәтләр әйтә идем. Үзем бакчада чәчәкләрне күп үстерәм, һәрвакыт букетлар алып барам.

Хәниянең иҗатын бик ярата идем. Миңа ирем чакыру алып кайтты: «Хәния килә, Хәния! Әйдә тиз, тиз!» - дип шалтыратты да, икәү мщдщният сараена бардык.

Сәхнә артында Хәния чәчләрен рәтләп тора, бик күркәм, матур кеше бит инде Хәния... Шуннан Хәниягә әйтәм:

- Моннан 7-8 ел элек сиңа атап язган шигырем бар, шуны гына биреп чыгыйм әле!

- Сез кем? - дип сорый.

- Мин, Азат Касыймовичның тормыш иптәше булам, сәхнәгә менеп укыйсы килми, уңайсызланыбрак торам, аннары халыктан да яхшы түгел, - дим.

- Нинди яхшы түгел! Чыгасың да укыйсың! - диде.

Менә шулай шигырь аркасында таныштык. Хәния үзе дә шигырьләрне бик ярата, җыр сүзләренә бик игътибарлы иде. Ул шигырь ике генә куплет иде минем. Шуны укып, букетлар бирдем. Хәния киткәндә: «Без аралашырга тиеш, Гөлнур. Син берәр социаль челтәрдә бармы?» - ди. «Контактта бар мин, Одноклассникида да бар», - дидем. «Ярар, ярар, мин табармын әле сине», - диде.

Мин бу турыда уйнап кына әйткәндер инде дигән идем. Берәр ай үткәч микән, сәгать кичке уникенчеләр, мин дәфтәрләр карап утырам. Хәниядән смс килә: «Син шул мин белгән Гөлнурмы соң? Айзат Гөлнурымы, Буа Гөлнурымы?». Шулай танышып,якын дуслар булып киттек.

“Хакым бармы?” җырының язылу тарихы

Хәниянең «Хакым бармы?» дигән җыры бик кызык язылды. Бер куплет кына шигырь язып элдем Интернетка. Мин караламаларга язып тормыйм, шундук язам. «Гөлнур, карале, моның дәвамын язарга кирәк бит, бу шигырең миңа бик ошады», - дигән. Мин шул вакытта ук, Хәния белән аралаш-аралаша, калган юлларын да язып бетердем. «Моны Илнурыма күрсәтәм әле. Бу җыр булырга тиеш, мин моны сәхнәгә алып чыгарга тиеш!» - диде. Һәм ул аны Буага алып килде. Сәхнәдә бергә очрашып, матур итеп тәкъдим итте. «Интернетта хәбәрләшеп, бу җырны тудырдык без», - дип, халыкка чыгарды. Бер генә җыр, ләкин шушы бер җырда да Хәниянең кешегә, җыр сәнгатенә, телгә мөнәсәбәте күренә.

“Хәнияне төшемдә күрдем”

Өч ел бик матур итеп аралаштык без Хәния белән. Мин инде, иремне карагач, башкалар кебек чәчрәп зиратларда да йөри алмадым, аннары озату ашларына да, хәтер концертларына да бара алмадым. Мин аны гади итеп, чын дустым итеп яраттым.

Хәния белән бик матур аралаша идек. Смслар аша да, хатлар аша да, телефон аша да... Аннары ничектер якынаеп киттек. Буага концертлар белән, яки берәр авыл бәйрәмнәренә киләсе булса: «Гөлнур, син килә аласыңмы?» - дип, үзе шалтырата иде. Шундый гади, дуслыкка хыянәт итми торган, бик нечкә күңелле шәхес иде Хәния.

Әле бер җомга көнендә төшемә керде. Хәнияне күреп уяндым. Нәкъ танышканда күргән күлмәктән. Тәрәзәдән ай яктысы төшеп тора. «Хәния тиккә генә кермәгәндер», - дим, юынып, аның рухына багышлап догалар укыдым. Күңелемә сафлык, тынычлык алдым. Аннан аңа атап яңа шигыремне дә язып куйдым.

“Вафатына берникадәр вакыт кала сөйләштек”

Вафатына берникадәр вакыт кала сөйләшкән идек. Йөрәгем авырта, ди. «Дарулар эч әле, Хәния», - дим. «И, тавыкмы әллә мин порошок ашарга, тавык кына йомырка салыр өчен порошок ашый. Юк инде, туган якка кайтып килсәм, минем бөтен авыруларым бетәчәк, тереләчәкмен», - дип язды. Ул вакытта инде аны йөрәкләре, башлары борчыды, февральдән бирле шулай уңайсызланып йөрде. 8 Март белән котлауларга да ничектер салкын җавап биргән иде инде ул. «Нәрсә булды?» - дип сорый идем. «И, Гөлнур Дустым, хәлләр шундый бит әле», - дип язды. Дустым дигән сүзне бервакытта да кечкенә хәреф белән язмый иде миңа. Нишләп “дустым” сүзен җөмлә уртасында да баш хәрефтән язасың дия идем.

Хәния БАШ хәрефтән ӘНИ

Мин Хәнияне 7-8 яктан үсештә булган шәхес буларак ачасым килә.

Иң беренче чиратта, мин Хәнияне балаларын кайгыртучы ана буларак бик хөрмәт итәм. Ул баш хәрефтән, зур хәрефтән языла торган Ана. Мин Хәния турында социаль челтәрләрдә яздым, ләкин аларда бөтен фикеремне ачып бетерә алмаганмындыр.

Ул балаларын бервакытта да исемнәре белән генә атамады. «Алиям, Алсуым, оныкларым, балакайларым», дип әйтә иде. “-ым” кисәкчәсе белән, яратып, йөрәге аша шулай һәрберсен кайгыртып, аларның укулары, тормышлары, телгә мөнәсәбәтләре өчен борчылып яза иде. Гел гастрольләрдә булгач, һәрвакыт янәшәдә дә булмагандыр, ләкин ул 24 сәгатьнең һәр минутында шушы балаларын уйлап яшәде. Баш хәрефтән Әни иде ул.

Алсуны кияүгә бирер алдыннан язган хатлары саклана миндә. «Гөлнур, бер генә куплет «Кызыма» дигән шигырь яз әле Алсуыма. Кайтып җиткәнче укып, ятлап кайтам», - ди. «Кызыма» дигән җырны мин Илдар Мәгъдәнов белән яздым. Алар Илдар белән бер группада укыганнар. «Мин кайтуга ук моны Алсуыма укыйм», - диде. Үзенә бер төрле самими мәхәббәт белән, әйтеп бетерә алмый торган мәхәббәт белән яратты ул балаларын.

Хәниянең әнисенә мөнәсәбәте

Аның әнисенә мөнәсәбәте искиткеч. Әнисен бик яратып, икмәк салган вакытларын искә төшереп гел сөйли иде. Хәния белән аралашканнан соң, «Әни чәе» дигән текст яздым, аңа Фәрид Мифтахов көй дә язды. «Әй, әйбәт булган, җырлап кайтам әле, «Әни чәен» дип, яза бервакыт.

Хәния туган җанлы иде

Икенчедән, шулкадәр туган җанлы иде Хәния. Чагыштырып карыйм артистларны, алар күбрәк үзләрен, тормышларын, байлыкларын кайгырта. Ә Хәния бит ул һәрбер якын туганы, аларның балалары өчен борчылып яшәде.

Бер кечкенә генә мисал, төнлә икедә миңа хат яза: «Нурисламның кызы Наилә кияүгә китә бит әле, мин аны театр училищесына укырга керттем, аңарда үземнең яшьлегемне күрәм», - ди. Тагын бер туганының баласын үзләрендә яшәтте, үзенең дә мең төрле мәшәкате бар бит. «Бәйрәм» ансамбле дә шунда репетицияләр ясый, ләкин шул вакытта да туганнарының балалары өчен дә күңел җылысын бирергә үзендә көч тапты. Аларны урнаштырырга, тормышлы итәргә, урынлы, гаиләле итәргә тырышып яшәве мактауга лаек. Бүгенге көндә туганлык мөнәсәбәтләре, ай-һай четерекле бит! Кемдер йорт, мал, акча бүлешә, ә шул вакытта шушы нәфис затның сәхнәдән, иҗаттан тыш якыннарының тормышы белән кызыксынып, аларны кайгыртып, борчылып яшәве бик зур хөрмәткә лаеклы. Аллаһ Тәгалә каршында зур саваплы эшләр эшләде ул.

 

Үләсенә берничә көн кала язды: “Баш урынында түгел, туган якка кайтып киләм әле...”

Минем аны туган як баласы диясем килә. Гадәттә, туган яктан чыгып киткәч, еш кайта алмаган очраклар да була. Ә Хәния күңелендә Тәтешленең тугайлары, чишмәләре... Бервакытны яза бу: «Гөлнур, кул астыңда карта бармы? Мин менә Чиләбе, Курган, Магнитогорск якларында идем. Белорецкига җиттек, хәзер Тәтешлемә кайтып барам, Тәтешлем көтә мине, анда әнием көтә! Анда болыннарым, балачагым, яшьлек елларым көтә!» Шулай илһамланып, шул болындагы кечкенә ике күзле, өч күзле чәчәкләрне эзләп йөргәннәренә хәтле яза иде.

Хәниянең үлеме дә туган ягы – Тәтешлегә кайткач булды, ул бит җирсеп кайтты анда. Үләсенә берничә көн кала миңа язган иде: «Их, Гөлнур, баш, йөрәк урынында түгел! Туган якка кайтып киләм әле, бәлки, берәр җиңеллек сизәрмен!»

Туган ягы да олылады Хәнияне. Хәниянең яратуы Татарстан белән Башкортстан арасындагы күпер булып торды. Ул гомер буе туган ягына мәдхия җырлады бит. Хәниянең кайсы гына җырын карасаң да, шулай. Аның тәртипсез, сикереп йөри торган җырлары юк бит, һәрберсе олы мәхәббәт белән сугарылган, кешене тәрбияли торган зәвыклы җырлар.

“Нишләптер фотоң күңелсез”

Дуслыкка карашын әйтәсем килә. Өч ел аралаштык аның белән. Хәниянең интуициясе, эчке сиземләве көчле иде. Авыр вакытларда бер-беребезгә я шалтыратып, я кыска-кыска смслар белән сораулар, җаваплар җибәреп аралаша идек.

Бервакыт Интернеттан күргән дә минем фотоны: «Нишләптер фотоң күңелсез әле», - дип яза. Мин фотосурәт ничек күңелсез була ала инде, дим, «Әллә ничек, моңсу күренәсең», - ди. Ул вакытта минем әнием урын өстендә авырып ята иде...

Аннан соң ирем белән шундый зур фаҗигале хәл килеп чыкты. Хәния минем туганым түгел, әле берничә генә ел аралашкан дустым гына. «Нинди ярдәм кирәк, Гөлнур, бервакытта да тайчанма, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында шалтырат, мин сиңа ярдәм итәргә әзер», - диде.

Бу - кешенең дуслыкка карашы, ихласлылыгы турында сөйли. Кемдер туганына да бер тиен акчасын кызганган вакыт. Кешеләр туганнарын ашка, бәйрәмнәргә дәшмиләр. Хәния дусларының балаларын да кайсын укырга, кайсын эшкә урнаштыруда көчен күп куйды. Бу аны чын дус буларак бизи торган иң күркәм сыйфат.

“Эшкә чыгасым килә”

Аннары Хәниянең хезмәткә карашы. Ул бит башына, аякларына операция булган вакытта миңа берничә тапкыр язды: «И, эшкә чыгасым килә, минем бит егетләрем, «Бәйрәм» егетләре көтә, иҗат көтә мине», - ди. Дәниф Шәрәфетдинов авариягә очраганнан соң, аның турында бик борчылып язды. Ул үзен түгел, үзе белән эшләүче ансамбль егетләре өчен кайгырып яшәде. Аларның гаиләләре, балалары бар бит, ничек мин урын өстендә ятарга тиеш, диде. Ул бит үзен, саулыгын кайгыртамады. Башкалар өчен, җыр өчен хезмәт итеп, милләт өчен яшәде.

Мин аның җыр сүзләренә шулкадәр игътибарлы булуына шакката идем. Сүзләрен йотып җырламый иде бит ул. Һәрбер сүзне укып өйрәнә иде. «Гөлнур, бу җырның сүзләрен көзге алдында 15 кат укыдым», - дия иде. Бу үзеңнең хезмәтеңә 100% хөрмәт белән карау турында сөйли. Тырышлык, тырышлык һәм тырышлык, дигән сүз. Кешегә үз иҗатыңны югары дәрәҗәдә, зәвыклы итеп күрсәтү.

“Мин түбәнчелеккә төшә алмыйм”

Хәния ул бит театр артисткасы, театр училищесын бетергән кеше. Сәхнәдә бервакытта да кирәкмәгән, начар сүзләр әйтеп йөрмәде. Хәния һәрвакыт үзен югары, зәвыклы актриса, җырчы итеп күрсәтә белде.

Эчне пошырган моментлар булды. Берзаман, социаль челтәрләрдә начар видео куеп алдылар, и эч пошты инде моның өчен. «Хәния ,зинһар, бу сүзләргә игътибар итә күрмә», - дип, үгетләп ятам. «Юк инде, син нәрсә, мин шулхәтле сәхнәгә хезмәт иткән кеше түбәнчелекккә төшә аламмы инде?» - дип җавап бирә иде.

Сәхнә культурасы бик югары иде Хәниянең. Ул халыкны кызыксындырам, концертка китерәм дип, җитәкчеләргә, оешмаларга: «Билетларымны сатыгыз инде, килсеннәр инде, тулы заллар булсын», - дип йөрмәде. Халык үзе, ашкынып, ихлас булганга күрә яратып Хәния концертларына килде. Мин үзебездә – Буада, Казанда булган концертларын беләм, ник бер буш урын булсын залда! Көчләп, мәҗбүри билет алдырып килгән тамашачы түгел анда, һәркайсы Хәнияне яратып килгән тамашачы иде.

Хәния – зәвыклы җырчы булды

Хәния нинди генә күлмәк тектерсә дә, кайда гына концертта булса да, миңа фотоларын җибәрә иде. «Гөлнур, бу күлмәгем ничек булган? Сәхнәдә халык яраткан микән, юк микән, иң беренче синнән сорыйм әле», - дип яза. Шундый гадәте бар иде Хәниянең.

Кайбер артистлар кебек, халыкны кызыксындырам дип, чишенеп чыкмады. Кайбер артистлар кебек астын да, өстен дә күрсәтеп йөрмәде, һәрвакыт зәвыклы, милли орнаментлы, матур төсләр кулланып тегелгән киемнәр киде. Ул моңа үзенә күрә бер зур фал итеп карады.

Бервакытны язган миңа: «Гөлнур, ике яңа күлмәк тектердем, сайлаш әле, мин Дәрвишләр бистәсенә концертка барам», - ди. Мин кем инде? Мәсәлән, аның салоннарда профессиональ танышлары да булгандыр. Мин фотоларны карадым да, әйтәм: «Бу күлмәгең шулхәтле зәвыклы, Хәния», - дим. Ул Дәрвишләр бистәсендә җырлап чыккан да, бер-ике номердан соң: «Гөлнур, халык ошатты, теге күлмәгемне дә, җырымны да», - дип, миңа видеолар җибәргән.

Прическасы дисеңме, макияжлары дисеңме - ул беркайчан да үзен карамыйча сәхнәгә чыкмады. Радио-телевидениедә булган тапшыруларга да һәрвакыт зәвыклы киенеп килде. Хәния халыкның күз алдында шулай матур булып калды да инде. Шуңа да аны бөтен кеше сагына, бөтен кеше яратып карый.

Хәниянең коллегаларына мөнәсәбәте: “Җегетләрем”

Коллегаларына мөнәсәбәтен әйтеп киттем инде. «Җегетләрем » дия иде инде ул аларны, «Җегетләремне ашатасым бар әле, җегетләрем белән чәйләп алабыз да, хәзер яңа җыр өйрәнәбез, минем җегетләрем» дип кенә тора иде.

Ничек әйтим икән? Күпләр бит инде үзләренең сәхнәдәге коллегаларына акча эшләү коралы итеп кенә карый, ә ул аларны үзенең балалары шикелле күрә иде. Киләчәктә Хәниягә истәлек йөзеннән булса да, «Бәйрәм» ансамбле яшәсен иде.

Марсель Шәмсетдинов Хәнияне бик якын итеп, аның бөтен җырларына нур куйган кеше. Илнур Саттаров - искиткеч баянчы. Хәниянең һәрбер җырына үзенә бер югары күтәрелеш биреп җибәрә. Хәния «Илнурым» дип әйтә иде. Миңа язган вакытта да «Илнурым уйнаса, мин бу җырны, бер көндә отып, менә дигән итеп чыгарам» дия иде.

Татар теленә мөнәсәбәт

Бүген татар теленә каршы вәзгыять бара, авыр сәясәт. Ә бит Хәния җырлары белән татар халкын телне яратырга да, аның һәрбер сүзен кадерләп карарга да өйрәтте

“Интернет битем – халык өчен”

Аның Интернетка мөнәсәбәтен әйтәсем килә. Мин: «Стенаңны ачып куйма әле, әллә нәрсәләр язып тутыралар, ябык торсын әле», - дим. «Юк инде, нишләп, халык өчен бит ул, рәхәтләнеп язсыннар миңа, я булмаса, башкаларга булган фикерләрен» дия иде. Халыкка карата аның күңеле дә, йөрәге дә ачык иде. Шуңа аны халык юксына, халык аны гомер буе яратачак. Хәния үзе бер легенда инде ул, Әлфия апа шикелле үк.

Хәниянең әдәбиятка мөнәсәбәте

Аннан Хәниянең әдәбиятка мөнәсәбәте турында әйтәсем килә. Ул җырчы бит, концерт беткән, төнлә белән йоклап кайтырга тиеш кебек. Юк, ул «Бу хикәяңне укыдым әле, бу бүлекне укыдым», дип, үзенең фикерләрен белдерә. Хикәяләремә, повестьларга фикерләр, тәкъдимнәр әйтә иде. Ул башкаларныкына карата да шулай булгандыр инде. Язган әсәрләремнең кайберләренең үзгәреп китүләре Хәниягә бәйле.

Хәния кайсы җырчыларны яраткан?

Аерым җырчыларга мөнәсәбәте турында әйтәсем килә. Аның яраткан җырчысы Серов иде. Бервакытны телефоннан тыңлап утыра, миңа да тыңлата. Мин әйтәм, минем дә яраткан җырчым Серов бит дим.

Илсөяр Зарипованы бик яратып тыңлый иде, Чаллы җырчысы ул. Фәрид Мифтахов җырчы да түгел бит инде. «Карале Фәритне!» дип, таң калып әйтә иде. Без Фәрид белән җырлар күп яза идек. Ул аларның һәрберсенә үз бәясен биреп бара иде.

Сиринә Зәйнетдинованы бик ярата иде. «Миннән соң моң дәрьясын шушы кыз алып китәчәк», дип язган бервакыт, «Аның җырларын бик яратып тыңлыйм»,- дип күп тапкырлар язганын хәтерлим. Ул аларны сәхнәдән кычкырып сөйләп йөрми иде. Ә менә аралашкан вакытта аерым җырчыларга, аларның моңга хезмәтенә бик ихтирам белән карады. Аннан соң Илмира Нәгыймованы «бик моңлы җырчы үсеп килә Чаллыда, их» дип язган вакытлары истә.

“Кояшны яратса да, кояш бик яратмый иде Хәнияне”

Кояшны бик яратса да, кояштан аллергия була иде Хәниягә. “И, җәйне яратам, җәй генә мине яратып бетерми, ахыры, “-дия иде. Ризыкка да мөнәсәбәте үзенчә иде. Мин берәр нәрсә әзерләсәм, фотосын Хәниягә җибәрәм. «Ашап бетерми тор, сезгә керешли мин дә моны тәмләп карармын », - ди. Ул бит пешерергә дә бик ярата, рецептлар да сорый иде, мин дә аннан сорый идем. Шундый чын дус.иде җаныкаем.

Мин Хәниянең күп серләрен беләм

Мин аның гаилә хәлләрендәге мәшәкатьләрен дә, серләрен дә күп беләм. Ләкин халык күңелендә Хәния якты, матур булып калырга тиеш, шуңа күрә мин аның рухына бары тик матур сүзләремне генә җиткерәсем килә. Авыр вакытларында төнлә бердә, икедә шалтыраткан вакытлары да бар иде. Тормышында борчулар булды инде, булмады түгел. Ләкин бит борчуны бөтен дөньяга чәчеп йөреп булмый, ул шуларның бөтенесен күңеленә, йөрәгенә йотты, шулар, күрәсең, Хәниябезне алып та китте инде.

Артык сүзләрне сөйләмим, аның берничә хатын бөтенләй чыгармаска булдым. Сеңлесе Фирүзә белән аралашабыз, хәтта ул сорагач та, «Юк, бу Хәния белән безнең арадагы сер генә» дип калдырдым. Ул миңа иң авыр вакытта, туганнарына да әйтергә мөмкин булмаган вакытта чыга торган булгандыр. Чөнки ул дәрес вакытында да кайчак «Син бушмы әле?» дип яза иде дә, шулай авыр хәлләр турында язышып ала идек юлда барганда да...

Өчлек союзы: шагыйрә, композитор һәм җырчы

Безнең өченче уртак дустыбыз бар – композитор Илдар Мәгъдәнов. Аның турында әйтмичә булдыра алмыйм, без кайчак өчәүләшеп языша идек, Илдар миңа яза, мин Хәниягә язам, Хәния - Илдарга яза, шулай өчлек союзы белән фикер алышкан чаклар да була иде. Илдар «Соңгы хат» дигән җыр язды минем сүзләргә. Хәния аны башкарырга бик хыялланган иде, ләкин өлгерә алмыйча калды. Ул җырны Илсөяр Зарипова чыгарды. «Бу минем тормышыма да бик каты туры килә икән бит, шулхәтле канатлы җыр булган бу. Илсөярнең тавышы колак төбендә тора, бигрәк моңлы бу ханым, миннән дә уздырамы әллә?» - дип язган иде. «Соң, Хәния син дә җырла!» - дип әйтәбез. «Юк инде, моны Илсөяр алып чыккан, ул канатлы иткән, мин икенче җыр башкарырмын», - дигән иде.

Хәния – гади җир кызы

Шундый гади иде инде, бик гади иде. 16 тапкыр Алтын Барс алса да, аз гына да һавалы булмады. Нинди генә дәрәҗәгә ирешсә дә: «Гөлнур, бәхет матур күлмәкләрдә дә, премияләрдә дә, алтын статуэткаларда да түгел. Бәхет ул – үзең белән үзең аңлашып яшәүдә», - дигәне истә.

Үзең белән үзең аңлашып яшәү. Хәния сүзләре бу. Үзең белән үзең аңлашып яшисең икән, димәк, бер төрле уйлап, үзеңне халык алдында икенче төрле күрсәтмәү дигән сүз.

Хәния гади җир кызы. Шул ук вакытта татар халкының һәм Башкортстанның да данлы җырчысы иде дип әйтәсем килә.

Хәнияне сагынып искә төшермәгән көнем юктыр. Ул-минем тормышым хакындагы истәлекләр китабының мәңге югалмас бер сәхифәседер.

Шагыйрә Гөлнур Айзатның Хәния Фәрхи турындагы истәлекләре

материал һәм фото автордан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев