Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат

Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин һәм язучының instagram битендә кызы хәбәр итте.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Бу хакта шагыйрьнең бертуганы Ким Миңнуллин һәм язучының instagram битендә кызы хәбәр итте.

"Бүген төнлә абыебыз китеп барды".

"Бу хәбәрне мин, кызы Таңсылу җиткерәм..."

Роберт Миңнуллин 72 нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1977-1983 елларда "Казан утлары" журналында бүлек мөхәррире һәм җаваплы сәркатип булып эшләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде. 

Язучының якыннары һәм туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев