Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУның яшь галиме яшерен нефть запасларын эзли

КФУның Геология һәм нефть-газ технологияләре институты аспиранты Руслан Гайфетдиновның фәнни хезмәте “Киләчәк фәне – яшьләр фәне” конференциясе кысаларында үткәрелгән конкурста иң яхшы эшләрнең берсе дип билгеләнгән. Бу хакта КФУ сайтында хәбәр ителә.

Үзенең хезмәтен Руслан Гайфетдинов Татарстанның төньяк-көнчыгышында урнашкан нефть чыганакларын өйрәнүгә багышлаган. Тикшерү барышында запасларның җитештерелү дәрәҗәсен, суландыруның нәтиҗәлелеген өйрәнә һәм нефтьне тулыландырырга мөмкин булган зоналарны ачыклый.

“Практиклар теория белән шөгыльләнүчеләрне бик тыңларга яратмый. Ләкин миңа үз карашымны исбатлау мөмкинлеге бирелде. Дүрт ай дәвамында скважиналарны тикшердек. Алар тамчысына кадәр кулланылган скважиналар иде. Без аларны кулланып була алуын исбатладык,” – ди Руслан Гайфетдинов.

Аның фикеренчә, нефть запасын арттырырга, перспективалы зоналарны табарга мөмкинлек бирүче махсус методика нефть оешмаларын икътисади яктан үстерергә ярдәм итәчәк. Руслан Гайфетдинов нефть чыганакларын спектраль шумометрия методы нигезендә өйрәнә. 5168

Руслан Гайфетдинов фән белән инде беренче курста укыганда ук кызыксына башлаган. Хәзер Русланның хезмәте Инновацияләргә булышу фонды ярдәменә лаек булган. Димәк, әлеге хезмәтнең киләчәге бар дигән сүз.

Яшь галимнең кызыксынулары фән белән генә чикләнми. Ул инде ике ел КФУның туристлык клубын җитәкли, үзе дә эзләнергә, сәяхәт итәргә ярата. Мәсәлән, быел Руслан Тянь-Шань тауларында булган. “Тәүлектә 24 сәгать. Бу азмы, күпме һәркем үзе билгели. Мин вакытымны мөмкин кадәр файдалырак уздырырга тырышам. Үзең шөгыльләнгән нәрсәләр чыннан да ошый икән, син аңа һәрвакыт вакыт табасың,” – ди егет.

Чыганак: http://idel-tat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев