Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар тел белемендәге актуаль мәсьәләләрне барлыйлар

Казанда 1-4 ноябрьдә КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтындагы "Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар тел белеме" конференциясе күренекле галимнәр Э.Р. Тенишев, Д.Г. Тумашева, В.Х. Хаков, Л.З. Шакирова, А.Ш. Әсәдуллина, В.Н. Хангильдин, Г. Шәрәф һ.б.ның юбилей даталарына багышланган. 2 ноябрь көнне институтта секцияләр үз эшенләрен башлады. Беренче түгәрәк өстәл "Хәзерге татар теле орфографиясе һәм орфоэпиясенең актуаль мәсьәлләре" темасына багышланды.

"Казанда "Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар теле белеме" дигән әлеге конференция үзенең масштабы ягыннан беренче, ләкин конференциянең үзенчәлеге татар тел белемендә тирән эз калдырган күренекле вәкиллребезгә багышлануында. Быел безнең бик зур юбилейлар юлы", - дип белдерде филология фәннәре докторы, профессор Гөлшат Галиуллина.

Конференция күренекле галимнәр Э.Р. Тенишев, Д.Г. Тумашева, В.Х. Хаков, Л.З. Шакирова, А.Ш. Әсәдуллина, В.Н. Хангильдин, Г. Шәрәф һ.б.ның юбилей даталарына багышланган.

"Бу чараның беренче максаты - аларны искә алу, эшчәнлекләрен тагын бер кат барлау, халыкка күрсәтүгә багышланган булса, икенчедән ул татар тел белемендә актуаль мәсьәләләрне тагын бер кат барлау: КФУның Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында, бу хакта фикер алышу һәм галимнәрне берләштерү. Өченчедән, без бүген татар филологиясе өлкәсендә күренгән яшь белгечләрнең (безнең студентлар, магистрлар) хезмәтләрен карау, аларны фән юлына тарту һәм эшчәнәнлегенә игътибар итүгә йөз тотабыз", - диде Гөлшат Галиуллина.

Бу форматта конференция беренче тапкыр үтә, ләкин быел ул үз эченә берничә симпозиумны берләштергән. "Беренчедән, Татар тел гыйлеме кафедрасы нигезендә Әдһәм Рәхим улы Тенишевка багышлаган ел саен үткәрелә торган симпозиум бар иде. Икенчедән, бездә ике ел саен  "Вахит Хаков укулары" конференциясе үткәрелеп килә иде. Быел шушы ике конференция кысасында  без аларны берләштердек. Безнең традицион җирлек бар, әмма ул масштабын киңәйтте", - дип аңлатты Гөлшат Галиуллина.

Аның аңлатуынча, Татар тел белеме - ул "Казан тюркология мәктәбе"нең асылы, ягъни Казан тюркология мәктәбе - ул дөньякүләм танылган. Шушы мәктәп вәкилләре бүген дөньяда гуманитар фәннәр өлкәсендә эш алып барган, актив эшли торган галимнәр. Шуңа күрә "Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар тел белеме" конференциясенең халыкара дәрәҗәгә чыгарга тулы хакы бар. "Бер карасаң конференция таррак күренә. Шуңа карамастан, безгә конференциядә катнашырга теләк белдергән галимнәр халыкара даирәдән булып чыкты. Безгә Төркия, Казахстан, Төрекмәнстан, Финлядия, Болгария, Кытай, Малайзия кебек илләрдән делегатлар үзләренең чыгышларын җибәрде. Кайберәүләре объектив, кайсы субъектив сәбәпләр белән килеп җитә алмады, әмма башка илләрдән килгән кунакларыбыз бар", - дип аңлатты Гөлшат Галиуллина.

Финляндиядән килгән магистр Салминен Эса-Юсси да Россиянең күпмилләтле булуына таң калды. "Мин яшәгән Финляндиядә кешеләр бары тик фин телендә генә сөйләшә, анда нигездә, финнар яши. Никтер бөтен кеше "Сездә шәп, сез үз телегезне саклап калгансыз", - дип безне мактый. Уйлап карасаң, безнең башка чара да юк бит инде. Ә сездә хәл башкача һәм шуның белән сезнең җирлек бик кызыклы", - диде Салминен Эса-Юсси.

Гөлшат Галиуллина конференциянең берничә иҗтимагый әһәмияте билгеләп үтте. "Беренчедән, без үзебезнең тарихыбызны, үзебезнең барлыгыбызны белергә тиеш. Икенчедән, безнең фәнни хезмәтләребез, фәнни юнәлешләребез турында халык ишетергә, аларның ничек барлыкка килүен, ничек яшәвен аңларга тиеш. Өченчедән, татар тел белеменең дөньякүләм әһәмиятен тагын бер кат ассызыкларга кирәк", - дип аңлатты Гөлшат Галиуллина.

Конференциянең башлангычына ук чыгышларны берләштергән саллы хезмәт чыккан. "Евразия гуманитар фәннәр контекстында татар тел белеме" Халыкара фәнни-гамәли конференциясенең 2 ноябрь көн эше "Хәзерге татар теле орфографиясе һәм орфоэпиясенең актуаль мәсьәләләре" темасына багышланган түгәрәк өстәл белән тәмамланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев