Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда "Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме" дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза

Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теле белеме кафедрасы «Евразия гуманитар фәне контекстында татар теле белеме» дип аталган халыкара фәнни-гамәли конференциясе уза.

Конференция тел белемендә фәнни мәктәпләргә нигез салган, тормышлары һәм фәнни-педагогик эшчәнлекләре Казан тюркология мәктәбе, Казан университеты белән бәйле күренекле тел галимнәренең истәлекле даталарына багышлана. Алар арасында – татар һәм төрки телләр тарихы өлкәсендә эшләгән Әдхәм Тенишев, Вахит Хаков, Фирдәвес Гарипова, Фәнүзә Нуриева, шулай ук хәзерге татар теленең структур һәм функциональ үзенчәлекләрен тикшергән Гыймад Нугайбәк, Вәли Хангилдин, Галимҗан Шәрәф, Рокыя Шакирова, Диләрә Тумашева, Фәһимә Хисамова, лингвометодика мәсьәләләрен тикшергән Лия Шакирова, Абдулла Әсадуллиннар кебек галимнәрне телгә алырга кирәк.

Конференция 1 ноябрьдә ачылды һәм ул 4 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конференциядә катнашучылар Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов сәламләде, әлеге чараның мөһимлеген, олпат галимнәребезне һәм аларның эшчәнлеген белүнең ни дәрәҗәдә кирәк булуын искәртте.

Татарстан, Удмуртия, Башкортстан, Казахстан, Финляндиядән олпат галимнәр җыелган конференциядә Л.Н.Гумилев исемендәге Евразия милли университеты профессоры Гөлнара Кульдеева, Удмурт дәүләт университеты профессоры Валей Кельмаков та катнаша. Әлеге чараның фән үсешенә керткән өлешен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Данис Шакиров та югары бәяләде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев