Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУның Казан халыкара лингвистика үзәгендә әйдаманнарны педагогик осталыкка өйрәтүче яңа укыту программасы ачыла

КФУның матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, әлеге курсларда укытучылар, студентлар, гомумән, балаларның ял-сәламәтләндерү лагерьләрендә эшләргә теләгән белгечләр укый ала. Укыту курслары әйдаман эшчәнлегендә заманча таләпләргә җавап бирү өчен педагогика, психология нигезләренә, балаларның ялын оештыру, мәдәни чаралар үткәрү осталыгына өйрәтүче белем бирү программасыннан гыйбарәт. Дәресләр март-апрель айларында кичке вакытта үткәреләчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев