Татар матбугаты
КФУның “Каурый каләм” бәйгесендә Гран-прины Арча кызы яулады
Казан федераль университетының Журналистика югары мәктәбендә яшь журналистлар өчен игълан ителгән “Каурый каләм” конкурсына нәтиҗә ясалды, дип хәбәр итә Ильяс Багауов КФУның «DARELFӨNYN» газетасы сайтында.
Бәйге Бөтенроссия күләмендә уздырылды. Жюри әгъзалары, конкурска килгән эшләрне анализлап, иң яхшыларын сайлап алды. Шушы эшләрнең авторлары КФУга бүләкләү тантанасына чакырылды.
- Әлеге конкурс 2017 елның декабрендә старт алган. Милли журналистика кафедрасы Журналистика югары мәктәбе белән берлектә бу бәйгене инде икенче тапкыр үздыра. Үткәрүнең төп максаты – татарча камил һәм оста язучы яшь журналист-укучыларны табу.
- Гран-при иясе - Ибатуллина Илүзә (Арча районы, Урта Сәрдә авылы мәктәбе, 11нче сыйныф)
Автор: Ильяс Багауов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев