Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУга Россиядәге дәүләт телләре буенча илкүләм олимпиаданы уздыруга грант бирелде

Казан федераль университеты Россия күләмендә мәктәп укучылары һәм студентлар арасында Россия Федерациясе дәүләт телләре буенча олимпиада уздыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына КФУның Филология һәм мәдәниара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге мөдире Әлфия Йосыпова хәбәр итте. Әлеге чараның беренче өлеше 1-15 октябрь көннәрендә узачак. Финал өлешен исә Мәскәүдә 2-4 ноябрьдә үткәрү күздә тотыла.   “Татарстан — олимпиадада катнашачак иң зур төбәкләрнең берсе һәм шуңа да иң күп катнашучылар бездән булырга тиеш” Әлфия Йосыпова сүзләренчә, әлеге чараны уздыру тулысынча КФУга йөкләнелгән. “Бу Мәскәү белән Казанның уртак проекты. Бик күп төрле фәннәрдән төрле-төрле олимпиадалар уза, әмма Россия субъектларындагы икенче дәүләт телләре буенча уздырылганы юк. Бу олимпиада исә бары шундый субъектларда гына уздырылачак. Россия төбәкләрендәге гамәлдә булган дәүләт телләренең үсешен саклауны истә тотып, яшьләрдә үзләренең туган телләренә кызыксыну уяту өчен әлеге олимпиаданы үткәрергә булдык”, - диде ул. Әлфия Йосыпова әйтеп узганча, илдә икенче дәүләт теле статусында 28 тел исәпләнә. Алар арасында чуваш, мари, удмурт һ.б. бар. Олимпиадада субъектның икенче дәүләт теле өстенә, рус телен дә яхшы белүчеләр катнашырга хокуклы. Төгәлрәк әйткәндә, 10-11 сыйныф укучылары һәм югары уку йортларында белем алучы студентлар бу өлкәдә үзләрен сынап карау мөмкинлегенә ия. “Олимпиаданың беренче өлешендә туган телгә өстенлек биреләчәк, ул төбәкләрдә уздырыла. Икенче өлеш исә Мәскәүдә үтәчәк. Анда рус теле аша туган телне аңлатуга басым ясалыр дип көтелә. Финалда “эш теле” рус теле булса да, биремнәр, тәкъдим итү чаралары шул субъект телендә уздырылыр дип ниятләнә. Безнең төп эшебез — финал өлешен үткәрү”, - диде КФУ вәкиле. Аның сүзләренчә, моның өчен университет грант откан. Төбәкләрдә үткәрелгән олимпиаданың беренче өлешенең дә җитәкчесе Казан Идел буе университеты, дип аңлатма бирде Әлфия Йосыпова. Олимпиадада ничә кеше катнашырга тиеш, нинди биремнәр булуы хакында барысы да әлеге чараның нигезләмәсендә күрсәтелгән. Бу хакта төбәкләрдәге вәкилләргә аңлату өчен бүген КФУда беренче вебенар оештырылды. Олимпиаданың финалы ике өлештән гыйбарәт. Язма өлеше рус телендә булса, телдән булган өлешендә субъектның икенче дәүләт телендә җавап бирергә тиеш булалар. Эшләргә төбәкләрдәге танылган галимнәр бәя бирәчәк. Бөтенроссия олимпиадасында кимендә 1 мең кеше катнашыр дип фаразлана. “Әлбәттә, бу бик зур сан түгел, әмма беренче шундый чара булганга, 1 меңнән дә ким катнашучы булмас дип уйлыйбыз. Күбрәк булса тагын да әйбәтрәк”, - диде әңгәмәдәшебез. Оештыручылар исемлегендә Мәскәүдәге Александр Пушкин исемендәге рус теле институты да бар. Бүләкләрне дә алар алачак. Олимпиада җиңүчеләр Россия Федерациясенең югары уку йортларындагы “Филология” юнәлешендәге бакалавриат һәм магистратураларга ташлама белән керү мөмкинлеге бирелә. “Татарстан — олимпиадада катнашачак иң зур төбәкләрнең берсе һәм шуңа да иң күп катнашучылар безнең республикадан булыр дип фаразлыйбыз”, - диде Әлфия Йосыпова. Җиңүчеләрне Путин котлармы? КФУдагы рус һәм чит ил филологиясе бүлеге мөдире Резеда Мөхәммәтшина сүзләренчә, мондый чаралар уздыру зур җаваплылык таләп итә. “Бу олимпиаданы уздыру — зур вакыйга булачак. Мондый чараның Россия белем бирү системасында булганы юк иде. Билгеле инде, без монардан бераз куркабыз да, чөнки андый олимпиаданы шундый югарылыкта үткәрү дәрәҗә дә, зур җаваплылык та. Россиядә телләр бик күп һәм аның һәркайсының үз үзенчәлеге бар. Шуңа да бу олимпиадада бик катлаулы әйберләр истә тотылырга тиеш”, - дип саный Резеда Мөхәммәтшина. Милләтләр арасында аралашу теле рус теле булганлыктан, биредә дә төп тел — рус теле, дигән фикердә бүлек мөдире. Олимпиаданың беренче өлешендә туган телне белүгә басым ясалса, финалда рус теле белән туган телдә булган концептларны каршы куя белү сәләтен ачыкларга планлаштыруларын билгеләп үтте Резеда Мөхәммәтшина. “Мисал өчен каен агачын алыйк. Рус мәдәниятендә ул һәрвакыт матурлык, аклык, яшьлек символы булып торган. Татарлардңа исә ул кайгыны аңлата һәм бу агачны бары зиратларда гына утырталар. Өй тирәсендә берәүнең дә каен агачын утыртканы юк”, - дип аңлатма бирде ул. Олимпиадада җиңүчеләрне кем котлавы әлегә төгәл билгеле түгел, әмма кайбер фаразлары белән Резеда Мөхәммәтшина безнең белән бүлеште. “Олимпиада Куркынычсызлык Советы яки Дәүләт Думасы, Президент Аппараты дәрәҗәсендә үтәчәк. Ягъни, җиңүчеләрне Владимир Путин үзе котларга мөмкин. Чараның идеологик өлеше бик зур. Бу рус теленең берләштерүдәге роле һәм Россиянең бай, төрле мәдәниятле булуында. Ил башлыгы рус телен саклап калу турында еш кына фикерләрен җиткерә. Шул ук вакытта, ул Россия халыкларының телләрен һәм мәдәниятен сакларга кирәклеген ассызыклый. Россиянең көче — мәдәниятенең төрлелегендә. Бу олимпиада дәүләтебезнең әлеге үзенчәлеген ачык чагылдырачак”, - ди белгеч. Ул шулай ук Татарстан катнашучыларының беренче өчлеккә керәчәгенә дә ышануын белдерде. “Ярыш бик көчле булачак, дилгеле. Һәр республика үз укучысы җиңсен өчен бөтен көчен, барлык элемтәләрен, танышларын, мөмкинлекләрен кулланачак. Безнең бурыч исә барлык сынауларның да гадел үтүен тәэмин итү. Барлык балалар да бер төрле шартларда катнашып, иң көчлесе җиңәргә тиеш”, - диде Резеда Мөхәммәтшина. Олимпиада хакында мәгълүматны КФУ сайтыннан укып белеп булачак. Шулай ук илкүләм чараның үз сайты да эшләр дип ниятләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев