Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"КФУда татар филологиясенә бюджет урыннарын саклап калырга тырышабыз" - Рамил Мирзаһитов

КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзаһитов белдергәнчә, институтта бюджет урыннары кимесә дә, татар филологиясе бүлегенә бирелгән урыннарны киметмәскә тырышалар. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә белдерде.

Үткән ел Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 342 бюджет урыны булган. Быел бу сан 25кә кимрәк. Институтта өч югары мәктәп эшләп килә. Шуларның берсе - Татаристика югары мәктәбенә быелгы 317 бюджет урыныннан 161е бүлеп бирелгән. “Күреп торасыз, без татар филологиясе бүлегеннән урыннарны бик алмаска тырыштык. Бу аны билгеле бер дәрәҗәдә саклап калыр өчен шулай эшләнә”, - ди Рамил Мирзаһитов.

Калган институт программаларының да ул нигездә үзгәрешсез калуын искәртте. Бүген институтта укыту ике төп юнәлеш буенча бара: филологик һәм педагогик. Филология белән чагыштырганда, педагогик юнәлештә магистратура урыннары хәтта бераз арткан. “Магистратура үткән ел бер генә программа иде. Быел без ике программа ачабыз. Берсе татар телен укытуда яңа технологияләр дип атала. Икенчесе татар теле һәм әдбәияты укытуда яңа метод һәм технологияләр. Филологияда үткән ел татаристика программасы булса, быел тюркология дигән программа ачтык. Татаристика татар филологиясенә генә кайтып кала алмый. Шуңа күрә без аларны төрләндерергә булдык”, - диде Рамил Мирзаһитов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев