Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда шагыйрь Разил Вәлиевнең 70 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә узды

Күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев кичә Казан федераль университетында узган кичәдә үзенә хас асыл сыйфаты турында әйтте. “Ялгышларым, кимчелекләрем бик күптер, әмма бер бик асыл сыйфатым бар: мин яшьтән үк, гомерем буе үземнән яхшырак, акыллырак, кайсыдыр өлкәдә талантлырак кешеләр янында булырга тырыштым. Туфан Миңнуллин шундый дусларымның берсе иде”, - ди Разил Вәлиев үзе турында. Шагыйрьнең 70 яшьлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. Бу чара, шулай ук, Халыкара туган тел көненә дә багышланган иде.

Казан университетында күзләрем ачылды, буыннарым ныгыды

Разил Вәлиев чыгышында Казан федераль университетының үзе өчен бик якын булуын билгеләп үтеп: “Ул миңа туган йортым шикелле, чөнки авылдан Казанга килгәннән соң, биредә олы тормышка аяк атладым, монда минем күзләрем ачылды, буыннарым ныгыды”, - диде. Юбиляр биредә белем алуын тәмамламыйча, Мәскәүгә китеп бару тарихы турында да сөйләде. “Мәскәү дәүләт университетына конкурска шигырьләремне тәрҗемә итеп җибәрдем. Конкурстан үткәч, документларны алырга дип кафедрага кердем. Ул вакытта кафедрада Муса Җәлилнең иң якын дусты Гази Кашшаф эшли иде. “Нигә китәргә уйладың, хәтерлисеңме, университетка укырга кергәндә, синең белән әңгәмә үткәргән идем, шунда ни өчен Казан дәүләт университетына укырга керәсең, дип сорау биргән идем. Син шул вакытта “чөнки монда Ленин, Толстой укыган” дип әйткән идең, ди. Ә хәзер китәсең”. Мин уйлап тордым да: “Гази агай, Ленин киткән, Толстой да киткән бит Мәскәүгә” дидем. Шуннан соң кул куеп җибәрделәр. Әмма минем бөтен гомерем, язмышым Казан университеты белән бәйләнгән. Минем бөтен дусларым шушында укып чыккан, белем алган. Мине Казанга килгәч, иң беренче булып кочагына шагыйребез Рәдиф Гаташ алды. Ул мине беренче тапкыр кулдан җитәкләп, мондагы язучылар һәм шагыйрьләр белән таныштырды. Монда иң якын өлкән дусларымның берсе Миркасыйм Госманов эшләде. Монда бик озак еллар укыткан академиклар Индус Таһиров, Әбрар Кәлимуллин, шулай ук, өлкән дусларым. Гомумән, кайсы гына остазымны алып карасам да, шушы югары уку йортын тәмамлаган кешеләр”, - дип белдерде Разил Вәлиев.

Бер асыл сыйфатым бар

Шагыйрь бүгенге кичәдә үзе турында бүген бик күп яхшы сүзләр әйтелүен шәрехләп үтеп, үзе дә бер сыйфатын әйтеп үтте: "Ялгышларым, кимчелекләрем бик күптер, әмма бер бик асыл сыйфатым бар. Мин гомерем буе үземнән яхшырак, акыллырак, кайсыдыр өлкәдә талантлырак кешеләр янында булырга тырыштым”, - диде. Разил Вәлиев бүгенге тормыш турында күзаллаулары белән дә уртаклашты. “Бик авыр заманда яшибез дибез, җиңел заман беркайчан булмый ул, җигелеп тарткан кешегә заман һәрвакыт авыр. Әмма шул авырлыкны җиңгәннән соң, шулкадәр рәхәт һәм җиңел булып китә. Дусларым да, мине өнәмәүчеләр дә бардыр – моңа шаккатмыйм, әгәр дошманнарым булмаса, күптән егылып җиргә яткан булыр идем инде. Алар миңа көч, энергия бирә, шуңа күрә мин аларга да бик тә рәхмәтлемен”, - диде Разил Вәлиев, әмма шундук “дошман түгелдер инде алар, бәхәскә керә торган кешеләрдер” дип төзәтте.

Тормышта кызыклар күп була

Юбиляр 1985 елда Әфганстанда булганын билгеләп узды. “Мин һәр җирдә матурлык, батырлык, хәтта авыр вакытта да кызык, мәзәк эзләдем. Әфганстанда мине җирле телевидениегә әңгәмәгә чакырдылар. Тәрҗемәче аша сөйләшеп утырабыз шулай. Мәскәүдән киткән вакытта мине “сәясәткә катнашың булмасын, син иҗат кешесе, иҗат белән шөгыльлән, сәясәт турында бер сүз әйтәсе булма” дип кисәтеп куйган иделәр. Шунда “Сезнең дошманнарга мөнәсәбәтегез ничек?” дип сорау бирделәр. Нәрсә җавап бирергә дип аптырап торгач, “монда әле 3-4 ел элек кенә килдем, Әфганстанда беркемне белмим. Монда минем бер дустым да, бер дошманым да юк, бөтен дошманнарым Казанда калды” дидем. Сорауга җавап бирелде, бүтән андый сораулар биреп тормадылар”, - дип хатирәләрен яңартты Разил Вәлиев . Шагыйрь сөйләгән төрле хәлләрдән аның җор телле булуы аңлашыла иде. “Гәрәй Рәхим белән 17 ел эшләдем, ул миңа пенсиягә киткән вакытта: “Разил, без синең белән озак еллар тату эшләдек. Мин синең уң кулың булдым дип әйтергә була” ди. Мин әйтәм: Гәрәй, әйе, син минем уң кулың булдың, әмма мин тумыштан сулагай булдым бит дим”, - ди Разил Вәлиев. “Минтимер Шәймиев Президент вакытта Дәүләт Советында сессиядә тәнәфес вакыты. Мин чыктым да, телевидениегә интервью бирәм. Минтимер Шәрипович чыкты да: “Разил, интервью бирәсеңме?”ди. Мин инде: “Минтимер Шәрипович, минем бүтән бирерлек әйберем юк бит. Калганын сез үзегез бирерсез” дидем. Мондый кызыклар күп була инде”, - ди шагыйрь. Разил Вәлиев әти-әнисенә бурычлы, гаиләсенә бик рәхмәтле булуын әйтте. “Әгәр 20 яшьтә өйләнмәсәм, белмим, кем булган булыр идем икән. Тыштан тыныч кеше кебек күренсәм дә, минем күңелемдә давыллар уйный”, - ди ул. Чыгышын тәмамлап, Разил Вәлиев “Ядкарь” җырының язылу тарихын кыскача сөйләде. Баксаң, моның сәбәпчесе язучы Рабит Батулла икән. “Рабит Батулла моннан 50 ел чамасы элек Казанны гөрләтеп “Ядкарь” исемле әдәби-музыкаль оешма оештырган иде. Атна саен үткәрелә торган кичәләргә чират тезелә иде. Шунда Батулла безгә Фасил Әхмәтов белән икебезгә “Ядкарь” дигән җыр языгыз әле дип заказ бирде. Бу җырны яздык. Мин Батулладан бик күп әйбергә өйрәндем, ул остазларымның берсе, моның өчен үземне аңа бурычлы дип саныйм”, - дип күптән түгел генә Батуллага багышлап язылган “Моңлы ядкарь” шигырен укыды. “Бурычым шуның белән түләнгән булып саналыр”, - дип тә шаяртты Разил Вәлиев.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев