Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда Россия һәм чит ил басмалары, нәшриятлары Һ.б. өчен "түгәрәк өстәл" оештырылачак

Өзлексез педагогик белем бирү мәсьәләләренә багышланган III Халыкара форум КФУда 23 майдан 25 майга кадәр уза. Анда фәнни юнәлештәге Россия һәм чит ил басмалары, нәшриятлары мөхәррирләре һәм вәкилләре өчен “түгәрәк өстәл” оештырылачак. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә. Өзлексез педагогик белем бирү мәсьәләләре буенча форум инде өченче тапкыр үткәрелә. Быел анда   Россиядән -28 һәм чит илдән 36 университет катнашыр, дип көтелә. Алар арасында Оксфорд, Майами университеты, Дрезденнан - Техник университеты, Глазго, Пекин университетлары һәм башка данлыклы уку йортлары бар. Форумда мәгариф өлкәсеннән 350 галим катнашачак. КФУның Психология һәм халыкара эшчәнлек буенча белем бирү институты директоры Роза Вәлиева чараның әлеге форматта беренче кат узуын билгеләп үтте. “Әлеге “түгәрәк өстәл” фәнни басмалар оештыру эшчәнлегендә ирекле фикер алышуны, төрле илләрдә фәнни басмалар эшендә проблемаларны чишү юлларын бергәләп эзләүне, фәнни мәкаләләрнең сыйфатын арттыру юлларын барлауны күзаллый”, - дип аңлаттылар вузның матбугат хезмәтендә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев