Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда "Милли хәзинә" конкурс-фестивале узачак

30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Милли хәзинә” конкурс-фестивале узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә КФУ профессоры Зилия Яугилдина хәбәр итте.

Фестиваль төрле милләт һәм дин вәкиле булган яшьләр арасында дуслык, бердәмлекне ныгыту, Ватанга, халыкларның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү максатын тота.

“Милли хәзинә” фестивале берничә этаптан торачак. Төп чаралар 1-2 декабрьгә билгеләнгән. Беренче көнне фестивальнең тантаналы ачылышы һәм иң яхшы иҗади чыгышларны сайлап алу этабы үтәчәк. Чыгышларның тематикасы Идел буе җирлегендә яшәүче халыкларның халык авыз иҗаты белән бәйле булырга тиеш. Катнашучылар җыр һәм бию сәнгатендә, уен коралында уйнау, театр сәнгате, халык авыз иҗаты әсәрләрен сөйләү, кул эшләрен тәкъдим итү, дизайн һ.б. номинацияләрдә көч сынашачак.

Барлык чаралар Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының уку бинасында узачак. 2 декабрьдә биредә Актлар залында җиңүчеләрне ун номинация буенча бүләкләү һәм йомгаклау Гала-концерты көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев