КФУда "Мәдәниятнең рухи факторы буларак заманча шәһәрнең сәнгати-тарихи тирәлеген саклау" темасына конференция узды

Бүген Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Мәдәниятнең рухи факторы буларак заманча шәһәрнең сәнгати-тарихи тирәлеген саклау” темасына конференция узды. Ул “Күпмилләтле дәүләт шартларында туган телләрне саклау һәм үстерү: проблемалар һәм перспективалар” дип исемләнгән VII Халыкара фәнни-гамәли форумы кысаларында үткәрелә.

Форум “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында, “Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты” дәүләт автоном белем бирү учреждениесе заказы буенча (239 нчы номерлы килешү, 25.10.2016) 16-18 ноябрь көннәрендә уздырыла.

Студентларыбыз үз проектларын булдыра

Дизайн һәм милли сәнгать кафедрасы мөдире Расих Сәлахов конференцияне “Тарихи шәһәр мохите һәм практикага нигезләнгән алымнар” темасына доклад белән ачып җибәрде. Ул бүген Казан федераль университетына 212 ел тулуын билгеләп узды. Расих Сәлахов шәһәрнең тарихи тирәлеген саклап калу, популярлаштыру дәүләт, белгечләр, киң җәмәгатьчелекнең зур тырышлыгын сорый. “Тарихи һәйкәлләр юкка чыгу белән милли хәтер дә югала. Тарихи-архитектур, мәдәни һәм табигый мирас һәйкәлләргә ревитализация үткәрү актуаль проблема булып кала. Өйрәнгән вакытта ук безнең студентлар ревитализация проектларын булдыра”, - диде ул һәм Иске Татар бистәсе проекты шуның мисалы булуын билгеләп үтте.

Мәгариф өлкәсендә иҗади шәхесләргә ихтыяҗ зур

Мордовия дәүләт педагогика институтының сәнгать белеме кафедрасы мөдире Валерий Варданян “Булачак сынлы сәнгать укытучысының сәнгать-педагогика белеменең актуаль проблемалары” темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул мәгариф өлкәсендә иҗади якын килә торган кешеләргә кытлык булуын билгеләп үтеп: “Кызганычка каршы, укытучылар иҗади эшчәнлеккә вакыт юк дип эштән китә. Ә иҗади юнәлешле педагог максат һәм чаралар нисбәтен дөрес төзи”, - диде. Валерий Варданян үзләренең уку йортында педагог-рәссам әзерләүгә игътибар юнәлтелүен билгеләп үтте. “Педагог-рәссам ул мөгаллим дә, сынлы сәнгать остасы да. Шунысы мөһим: рәссам һәм тамашачы үзара бәйләнгән. Рәссам булмаса, тамашачы да булмый. Культуралы тамашачыны да әзерләргә кирәк, ә моның белән рәссам-педагоглар шөгыльләнә. Тагын бер мәсьәлә – укытучының студентларга киңәш биреп, өйрәтеп утыруы гына җитми, ул студентлары белән үзе эшләгәндә генә уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Элек сәнгать академиясендә әгәр укытучы класста укучылары белән рәсем ясамаса, аңа кисәтү ясаганнар. Мин үземнең кафедра укытучыларының студентлары белән бергә эшләвен сорыйм”, - дип белдерде Валерий Варданян.

Казан дәүләт мәдәният институтының китапханә, документлар эше кафедрасы профессоры Светлана Бородина “Туристик эшчәнлекнең мәгълүмати-библиографик тәэминаты системасында юлкүрсәткеч" темасына докладын тәкъдим итте. “Безнең илдә юлкүрсәткечләр озак гамәлдә булган. 19 гасырның икенче яртысында ясала башлаган төбәк юлкүрсәткечләре 20 гасыр башына кадәр үсеш ала”, - диде ул. Профессор электрон юлкүрсәткечләр әһәмиятен билгеләп үтеп, аның буенча Казанда нинди архитекторлар эшләгәнен, нинди танылган кешеләр кайсы йортларда яшәгәнен белеп, алар буенча туристик маршрут төзеп булганын әйтте. “Юлкүрсәткеч яхшылап өйрәнүне сорый торган жанр”, - диде.

Табигать ул – укытучы

Яр Чаллының баш архитекторы Алмаз Идрисов “Яр Чаллының югары сыйфатлы архитектур мохитен формалаштыру” темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул шәһәрдәге Мәләкәс елгасы тирәлеге, Чулман яр буе төзекләндерелүен, шәһәрнең иске һәм яңа өлешләрен капка рәвешендә тоташтыру проекты әзерләнгәнен билгеләп узды. Алмаз Идрисов шәһәрнең сәнгати бизәлешенә зур игътибар бирелүен билгеләп үтеп, торак йорт, төрле социаль объектларның фасадлары зәвык белән төрлечә бизәкләп ясалуының үрнәкләрен күрсәтте. Шунысын әйтергә кирәк: фасадларны бизәүдә төрле ачык төсләр палитрасы кулланыла. Әйтик, “Фиалка” балалар бакчасы тышкы яктан уртасы сары булган шәмәхә чәчәк рәвешендә бизәлгән. Архитектор бина фасадларындагы күп кенә бизәкләрне табигатьтән алуын әйтте. “Табигать ул – укытучы”, - диде. Ул күп кенә ясаган рәсемнәрен алып килеп, чыгышыннан соң да шундук ватман һәм буялар алып, тиз арада бер рәсем ясады. Алмаз Идрисовның чыгышы конференциядә катнашучыларның күңеленә хуш килде, алар башкаланың бизәлеш ягыннан Чаллыдан калышуына ишарәләп, “Казанга менә шушы җитми” диде. Доцентлар Юлия Еманова һәм Михаил Яо “Тарихи-мәдәни һәйкәлләрне саклау факторы буларак реставраторның этик кодексы” темасына чыгышында реставраторлар тарихына тукталды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: