Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда Лев Толстой исемендәге халыкара премия булдырырга телиләр

2018 ел, Казан федераль университетының Гыйльми советы карары белән, Лев Толстой елы буларак игълан ителгән. Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә университетның Попечительләр советы утырышында ректор Илшат Гафуров белдерде. “Дөньякүләм җәмәгатьчелек аңында Лев Толстой исемен һәм Татарстан Республикасы брендын тоташтыру мөһим дип саныйбыз. Бу тулаем дөньяда республика һәм Россиянең рухи йогынтысын ныгытуга, шулай ук Казан федераль университетының халыкара абруен күтәрүгә хезмәт итәчәк”, – дип белдерде ректор. Илшат Гафуров әйтүенчә, Толстой елы кысаларында, Лев Толстой исемендәге халыкара премияне гамәлгә кую иң киң социаль-мәдәни чара була алыр иде. “Ул безнең республика башкаласын дөнья әдәбиятының эре үзәгенә әверелдерә алыр иде”, – дип саный ул. Премия әдәбият үсешенә зур өлеш керткән өчен рус телле язучыга һәм әдәбият белеме фәне үсешенә өлеш керткән өчен галим-әдәбият белгеченә биреләчәк. Ул ике елга бер тапкыр, 17 нче ноябрьдә Казан университетына нигез салынуны бәйрәм итү кысаларында тапшырылыр дип фаразлана. Премия күләме 35 мең доллар күләмендә булачак. Жюри әгъзалары Россия Президенты киңәшчесе Владимир Толстой рәислегендә Россия һәм чит илләрнең абруйлы галимнәре һәм мәдәният эшлеклеләре булыр дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев