Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда "Курсави һәм Мәрҗани суфичылык турында" дигән темага лекция укылды

10 майда Казан (Идел буе) федераль университетының Көнчыгышны өйрәнү һәм халыкара мөнәсәбәтләр институтында профессор, философия фәннәре докторы Айдар Юзеевның “Курсави һәм Мәрҗани суфичылык турында” дигән темага лекциясе узды. Лекциядә Габденнасыйр Курсавиның һәм Шиһабетдин Мәрҗанинең суфичылык турында фикерләре, аларның эшчәнлекләрен тикшерү булды. Шулай ук профессор үз фикерен дә әйтеп китте. Казан ханлыгы алынганчы, 1552 елга кадәр татарларга Әхмәт Ясәви тәрикатенең йогынтысы зур була. Кол Гали, шәех Кол Шәриф – Ясәви тәрикатеннән була. 1552 елдан Мөхәммәд шәех Нәкшебанд тәрикәте тарала. Габдерәхим Утыз Имәни, Курсави, Мәрҗани - Нәкшебанд тарикатыннан булалар. Шәех Мөхәммәд Нәкшебанд Бохара шәһәрендә күмелгән (хәзерге Үзбәкстан). Нәкшебанд тарикаты – шулай ук дөньяда иң таралган тәрикатлардан санала. Суфичылык кешегә хис-тойгылары, эмоцияләре аркылы тәэсир итүне өстен күрә. Шуңа күрә ул төрле сәнгать чараларыннан, шул исәптән әдәбият һәм музыкадан да иркен файдалана. Урта гасыр Шәрык дөньясының күп кенә мәшһүр суфилары бер үк вакытта үз чорының күренекле әдипләре һәм фикер ияләре булган. Имам Газали, Фәридеддин Гат-тар, Җәләледдин Руми һәм башкалар әнә шундыйлардан. Суфилар үз фикерләрен әдәби әсәрләр аша укучыга ирештерә башлый, шулай итеп, суфичылык әдәбияты формалаша. Суфичылык әдәбиятында Алланы еш кына хаклык, сафлык, шәфкать, куәтлелек, юмартлык кебек сыйфатларга ия булган идеал рәвешендә сурәтлиләр. Айдар Юзеев Татарстанда суфичылык булырга тиеш түгел дип саный: “Хәзерге вакытта суфичылык Татарстанда да бар, әмма алар белән мин таныш түгел. Миңа калса бу юнәлеш инде XIX гасырда ук үз көчен югалткан.Ул хәзер кирәкми. Суфичылык булса да, хәзер кирәкми. Бу хакта Шиһабетдин Мәрҗани дә язган. Әгәр дә күңелеңне чистартасың килә икән – чистарт. Моның өчен суфичылык кирәкми. Суфилар Аллаһның барлыгына ышанганнар, аларны кабул иткәннәр, әмма Аллаһтан кала изге булып, алар үзләренең укытучысын санаганнар”, – ди ул. Укытучы –- остаз кешеләрне Алла белән берләштерүче дип саналган. Кайберләре төрле тылсымлы көч белән дә идарә иткән дип уйланылган, күпчелек очракта аларны пәйгамбәр белән тиңләгәннәр. Мәсәлән, сәяхәтнамәдә Әфганстанда намаз укымыйча, өйләренә кереп яталар дип язылган. Боларга моны суфи рөхсәт иткән. Әмма алар Алланың барлыгына ышанганнар. “Иң мөһиме – гамәли һәм философик суфичылык белән аерманы күрергә кирәк. Үзләренең эшендә Курсави һәм Мәрҗани нәкъ менә шул турыда сүз алып баралар”, – ди Айдар Юзеев. Гамәли суфичылык – VIII-XI гасырларны үз эченә алса, Философия суфичылыгы XII гасырда барлыкка килә. Гамәли суфичыларның, философия суфичыларынан аермасы, суфичылыкның биюләрдә, “укытучыга” табынуда сизелә. Философия суфичылыгы күбрәк галимнәр, дин әһелләре суфичылыгы. Шиһабетдин Мәрҗани һәм Габденнасыйр Курсави суфичылар турында мондый фикердә булган дип сөйләде Айдар Юзеев: “Суфичылыкны алар кабул итәләр, әмма суфичылыкның динне өйрәтүгә, динне үзгәртүенә алар каршы, алар аны кире кага. Моның турында ике галим дә язган. Ничек итеп дөрес яшәргә, динне дөрес тотарга. Алар үз эшендә моны халыкка җиткерергә теләгәннәр”. Галимнәр гамәли суфичылыкны тәнкыйтьләгәннәр, әмма философик суфичылыктагы фикерләрне азсызыклаганнар. Ахырда, сүзен тәмамлап, Айдар Юзеев түбәндәге фикерне әйтте: “Бездә философик суфичылык булса, мин шат кына булыр идем. Бездә философик фикерле кешеләр аз. Моның өчен күп кирәкми, 10 битлек әсбапны укып чыксаң, шул җитә”, – диде профессор.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев