Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда "Хәлбуки.Гыйлем.Лекторийлар" проекты кысаларында өч лекция укылачак

Бүген “Хәлбуки.Гыйлем.Лекторийлар” проекты кысаларында, берьюлы өч лекция укылачак. Беренче лектор — КФУ Язма мирас һәм археография үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина әл-Анси. Ул “Татарларда илаһият гыйлеме: мирас һәм варислар” темасын яктыртачак. Анда революциягә кадәр яшәгән һәм иҗат иткән татар дин галимнәренең язма мирасы турында сүз барачак. Лекцияне КФУның Татарстан урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бинасының 230 нчы аудитооиясендә сәгать 18.00 дә тыңларга мөмкин. Шулай ук икетеллелек темасы буенча диссертация яклаган галимә, PhD, КМТТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Алсу Гыйльметдинова бүген "Икетеллелек һәм аның турында мифлар" темасына лекция укыячак. Өченче лектор исә КФУ аспиранты, 7 лицей укытучысы Ренат Миргаязов басым хакында сөйләячәк. Мәгълүм булганча, "Хәлбуки" дип аталган лекторийлар циклы "Гыйлем" проекты тарафыннан уздырыла. Проект узган елның октябрь аенда гамәлгә ашырыла башлаган иде. Биредә кызыклы очрашулар, галимнәр белән әңгәмәләр, фәнгә кагылган фикер алышулар барысы да татар телендә бара.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев