Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУда Галимҗан Нигъмәтинең әдәби һәм фәнни мирасын барладылар

Быел язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Галимҗан Нигъмәтинең (1897-1941) тууына 120 ел тулды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, галим һәм журналистның төрле елларда вакытлы матбугатта дөнья күргән мәкалә һәм язмаларын туплап, җыентык чыгарырга әзерләгән. Бу хакта бүген КФУда узган "Шәрык һәм гареб контекстында әдәбият һәм сәнгать» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе пленар утырышында хәбәр ителде. Утырыш Галимҗан Нигъмәтинең әдәби һәм фәнни мирасына багышланды. Международная конференция Восток - Запад. Литература и художественная культура «Галимҗан Нигъмәти - әдәбият белеменә нигез салган галимнәрнең берсе. Татар милли матбугаты, башка халыкларның милли вакытлы матбугаты үсешенә дә зур йогынты ясаган шәхес ул. Аның укучылары, балалары, оныклары да татар филологиясенә саллы өлеш кертә», - дип, галимнең мирасына югары бәя бирде КФУ профессоры Фоат Галимуллин. Международная конференция Восток - Запад. Литература и художественная культура Галимҗан Нигъмәти тумышы белән Башкортстаннан. «Галия» мәдрәсәсендә укый, шул чорда ук шәкертләрнең кулъязма газета-журналларын чыгаруда катнаша. «Галимҗан Нигъмәти тормышында ике чорны аерып әйтеп була: 1921-1926 елларда Мәскәүдә укыган һәм 1926-1941 елларда Казанда яшәп, киңкырлы эшчәнлек алып барган вакытларын. 1923 елда ул Үзәк башкарма комитеты аппаратына милли матбугат буенча инструктор итеп билгеләнә. Күп халыкларның милли матбугат чараларын оештыруда ярдәм итә. 1926 елда аны Казанга чакыралар һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының баш редакторы итеп билгелиләр. 1928-1930 елларда Галимҗан Нигъмәти Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире булып эшли. Шул чорда Көнчыгыш педагогия институтында татар әдәбиятын укыта башлый. Кафедра мөдире, профессор була. 1924-1927 елларда институтта чуваш, удмурт, мари телләре бүлекләре ачыла. Татар бүлеге үрнәгендә башка милли бүлекләрне дә үстерү бурычы куела. Танылган галимнәр Гали Халит, Мөхәммәтша Мамин, Якуб Агишев, Гази Кашшаф, язучылар Сибгат Хәким, Абдулла Алиш һәм башкалар - Галимҗан Нигъмәти шәкертләре. Галимнең фәнни хезмәтләре, журналистик эшчәнлеге бүген дә актуальлеген югалтмый, ихтирамга лаек», - дип белдерде Фоат Галимуллин. Международная конференция Восток - Запад. Литература и художественная культура  
Лилия Гаделшина, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев