Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУ студенты Азат Кашапов Япониянең Цукуба университетында махсус программа буенча белем ала

Казан федераль университетының Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар югары мәктәбе студенты Азат Кашапов Япониянең Цукуба университетында махсус программа буенча белем ала. Үз мисалында ул мәгълүмати технологияләрне дөньяның теләсә кайсы урынында өйрәнеп булуын раслый, дип хәбәр итә Казан университеты сайты. “Япониядә яшәп, мин япон телен өйрәнергә, инглиз теле буенча белемнәремне яхшыртырга тырышып кына калмыйм, үземнең туган татар телен дә онытмаска омтылам! Татар теле кем өчендер туган тел генә түгел, әле кулланма тел дә. Чөнки Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан кебек Үзәк Азиядән, Төркиядән һәм башка илләрдән булганнар үз телләрен һәм япон телен генә белә, ә миңа алар белән татар телендә аралашу кулай. Безнең уртак якларның күп, бер-беребезнең мәдәниятен белү шулкадәр кызыклы", - ди Азат Кашапов. "Күптән түгел мин “Этник телләр сакланышының мөһимлеге” темасына халыкара түгәрәк өстәл утырышында катнашып, мәгълүмати технологияләр ярдәмендә телне саклауда, шулай ук этник телләрне үстерүгә ничек ярдәм итеп булуы турында сөйләгән идем, - ди Азат Кашапов. - Азчылык телләрен өйрәнү өчен онлайн-платформалар булдырсак, безнең гаять зур илебез төбәкләрендәге кешеләр туган телен күбрәк беләчәк дип инанам. Шулай ук Интернетта этник телләрдә контент булдыруның зур әһәмияте бар дип саныйм, чөнки яшьләр хәзер телевизорга, нәрсә күрсәтүләренә карамастан, исе китми. Яшь буын белән алар телендә сөйләшү мөһим. Телләр өйрәнү программалары һәм сайтлары, Интернетта яхшы фотолар, видео-, аудиоконтент, этник телләрдә кушымталар – уңышның нигезе шунда,” - дип саный Азат Кашапов.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев