Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУ доценты Азат Ахуновның Гаяз Исхакыйга багышланган китабы дөнья күрде

Казан федераль университеты доценты Азат Ахуновның күренекле публицист һәм язучы Гаяз Исхакыйның 140 еллык юбилеена багышланган “Гаяз Исхаки в фотографиях” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә доцент үзе хәбәр итте. Фотоальбом Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты нәшриятының “Рухи мирас” сериясенә кергән чираттагы китабы. Ул 300 тирәсе данә белән чыккан. Автор сүзләренчә, институт сайтында китапның электрон форматы да куелачак. Азат Ахунов фикеренчә, җыентыкка Гаяз Исхакыйның моңарчы билгеле булмаган язмалары, истәлекләре, архив документлары урын алган. “Безнең максат – киң җәмәгатьчелеккә Гаяз Исхакый турында мөмкин кадәр тулырак мәгълүматны рус телендә җиткерү. Аның турында мәкаләләр, диссертацияләр, китаплар инде шактый басылып чыккан, нигездә, барысы да татар телендә диярлек. Безнең татар телен белмәгәннәргә Гаяз Исхакый һәм аның әсәрләре турында сөйлисебез килде. Альбом эчендә кыскача текст һәм язучының тормышын яктырта торган фотолары бар”, - диде ул. Доцент сүзләренә караганда, Гаяз Исхакыйның сирәк фотоларын табуы кыен булган. “Гаяз Исхакыйның фотолары бер җирдә генә тупланган архивларда юк, безгә материалларны Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән тупларга туры килде. Шуларны барысын да җыйдык һәм бер эзлекле системага салып, фотоальбом чыгардык. Әле бу беренче адым гына”, - ди ул. “Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбит һәм сәнгать институтына Гаяз Исхакыйның сирәк документлары, язмалары, көндәлекләре, шул исәптән, фотолары да тапшырылды. Шуңа күрә дә әлеге китап беренче адым. Киләчәктә Гаяз Исхакыйга багышланган ике-өч телдә китап бастырып чыгару теләге бар. Шулай ук, аның гарәп имлясында язылган ике көндәлегеннән өзекләрне кириллицага күчереп, аерым нәшер итәргә уйлыйбыз. Барлыгы Гаяз Исхакыйның 20 көндәлеге бар. “Институт каршында эшләүче “Мирасханә” фонды җитәкчесе Илһам Гомәровка бик рәхмәтлемен”, - диде Азат әфәнде. Азат Ахунов Гаяз Исхакый һәм аның иҗатына багышланган диссертацияләр соңгы елларда якланмый дип белдерде. “Туксанынчы елларда Гаяз Исхакый бик популяр иде. Ул вакытларда кимендә 5-6 диссертация якланды. Алар барысы да язучының иҗатына карый. Аны сәясәтче, тарихчы буларак без белмибез. Безгә Төркиядән кайткан яңа документлар шул якны да өйрәнергә ярдәм итәр дип уйлыйм. Хәзер инде диссертацияләр язарга яңа мәгълүмат бар, китаплар чыгарырга нигез туды. Минемчә, Гаяз Исхакыйга багышланган музейны Казанның Мәрҗани урамында урнашкан “Касыймия” мәдрәсәсендә ачып булыр иде. Моннан тыш, мин Гаяз Исхакый исемендәге дәүләт премиясе булдыру яклы. Без мондый шәхесләрне онытырга тиеш түгел”, - дип саный Азат Ахунов.
Зилә Мөбәрәкшина, Татар-информ
Фото: Азат Ахунов архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев