Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

КФУ Barudi исеме астында II бөтендөнья онлайн-контроль эш үткәрә

26 майда Мәскәү вакыты белән төн уртасында татар теле һәм әдәбияты буенча Barudi исеме астында II бөтендөнья онлайн-контроль эш башланачак, дип хәбәр итә чараны оештыручы Казан федераль университетының матбугат хезмәте. Билгеләп үтелгәнчә, проект бернинди коммерция файдасын күздә тотмый, биремнәр бәя бирүне күздә тотмый – нигездә аларда Галимҗан Баруди тормышы хакында тарихи фактлар ята. Тәүлек дәвамында уңайлы вакытта сайтка теркәлгән катнашучыларга ике сәгать эчендә ике тест биремен башкарырга тиеш булачак: Галимҗан Баруди турындагы текстта кушымчалар куярга һәм аның тормыш фактлары буенча тест узарга кирәк. Латин хәрефләре кулланучы Төркия, Финляндия, Чехия, Польша, АКШ, Австралия һәм башка ил татарлары өчен латин версиясе каралган. Шулай ук рус һәм инглиз телләрендә мобиль версия һәм интерфейс та бар. Моннан тыш, онлайн-тестны Казан федераль университенда 26 майда узарга мөмкин. Искәртеп үтик, 2017 елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бөек рус татар галим-рухание, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, педагог һәм мөфтинең тууына 160 ел тулу уңаеннан Галимҗан Баруди елы дип игълан итте. barudi
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев