Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кәттә булып йөрүдән туктагыз!" - Рөстәм Миңнеханов

“Кәттә булып йөрүдән туктагыз! Сез мәктәптәге вәзгыятьне, иң яхшы укучыларны җәлеп итү юлларын белеп торырга тиеш”, – дип тәнкыйтьләде  Рөстәм Миңнеханов вуз ректорларын Мөслимдә узган мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә. Республика башлыгы фикеренчә, “акыллы баш”ларны үзебездә калдыру ягын карарга кирәк. “Татарстан укучылары иң яхшы белем алырга тиеш”,  – диде ул.

  Әле берничә көн элек кенә Президент Иннополиста бер­дәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаучы егет-кызлар белән очрашкан иде. Әнә шул 117 укучының яртысы читтәге вузларга китәргә җыена икән. Араларында икешәр, хәтта өчәр фәннән иң күп балл җыючылар  да бар. Өч фәннән 100 балл алган Бөгелмә кызы кайсы уку йортын сайлаган дисезме? Белеме белән меңне ега алган кызны Самара уни­верситеты үзенә эләктергән. Ә безнекеләр авыз ачып калган. “Самара уку йортын начар димим. Шунысы кызык: ул Петербургка да, Мәскәүгә дә китмәгән. Яшьләрнең яртысы читкә китү безне бизәми. “Акыл­лы баш”ларны көчләп калдырырга кушмыйм. Кызык­сындыру юлларын эзләргә ки­рәк. Алар өчен көрәшә бел­мибез. Андыйларны уни­вер­ситетларыгызга чакыры­гыз, сөй­ләгез, күрсәтегез. Нигә “Си­ликон үзәнлеге”, тузансуырт­кыч кебек, дөньядагы  талант ияләрен үзенә тарта соң? Ә сез кая карыйсыз? Шулай булгач, уку йортлары ничек итеп көн­дәшлеккә сәләтле була алсын, ди?! Иң мөһиме – студент, акыл үсе­ше бит. Киткәннәре белән дә элем­тәләрне өзмәскә, предприятие, компанияләргә мәгълүмат би­рер­гә кирәк”, – диде Президент. Алай­са, хәлләр “сөяге – без­гә, ите чит­ләргә булсын” кебек килеп чыга. Рөстәм Миңнехановны Югары икътисад мәктәбе белән Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы уздырган рейтинг та канәгать­ләндерми. Бездәге вуз­ларның берсе дә бюджет урыннарына кабул итү сыйфаты буенча “илнең иң яхшы 20 уку йорты” исемлегенә кермәгән. Рейтингка эләккән вузларда БДИның уртача нәтиҗәсе 81 – 95 баллны тәш­кил итә. Мисал өчен, Казан ил­күләм тикшеренү­ләр технология университеты­ның уртача баллы – 62. Бу – модага иярү түгел! Соңгы елларда яшьләрне һө­нәргә өйрәтү эше дә җайланып килә. Мәктәпне тәмамлаучы­лар­ның яртысы көллият, техникумнарга китә. Аларны эшкә өйрәтү өчен дистәдән артык заманча ресурс үзәкләре төзелде. Һәр район мондый үзәккә кызыга икән. Тик, Президент әйтүенчә, аларның саны чиксез була алмый. Мондый үзәкләрне зур предприя­тиеләр булган төбәк­ләр­дә төзү отышлырак. Заказ да, кулланучылар да бар. Ә инде башкаларга таррак бел­гечләр әзерли торган күпфунк­цияле үзәкләр булдырырга ки­ңәш итте. “Һөнәри белем бирү өлкә­сендә алга китеш сизелә. Ләкин ресурс үзәкләренә халыкара стандартлар кертергә кирәк. Бу – модага иярү түгел, һөнәри осталык – көндәшлеккә сәләтлек. Быел ха­лык­ара стандартлар сынау рә­ве­шендә кертеләчәк. Һөнәри әзер­лектән тыш, белгечләрне кабат әзер­ләү эшен дә оештырырга ки­рәк әле. “Ворлдскиллс” чемпионатында кемнедер гаҗәпләндерү өчен катнашмыйбыз. Бу – илебез, аның икътисады өчен кирәк. Әгәр һөнәри осталыкны күтәр­сәк, болай да көндәшлеккә сәләт­ле булачакбыз”, – диде Президент. Рес­пуб­лика Дәүләт Советы Рәисе Фә­рит Мөхәммәтшин ки­тергән мәгъ­лүматка караганда, ил­дәге югары уку йортларын тәмам­лау­чылар­ның яртысыннан ким­рәге башка өлкәдә эшли. “Бу бит – әрәм хезмәт, әрәм акча. Мәктәп­ләрне тәмам­ла­ганда укучылар үзләре­нең нинди һөнәр сайлаячагын белеп торырга тиеш, – диде парламент башлыгы. – Безгә яңа бәяләү рейтингы кирәк. Бу кайсы мәктәптә күбрәк медаль алучылар яки 100 балл җыйган яшьләр укуын белү өчен түгел, һөнәри белем­нең дәрәҗәсен ачыклау өчен кирәк”. Белем рейтингында ниләр бар? Август киңәшмәсенең иң көтеп алынган минуты – белем сыйфаты рейтингын игълан итү ул. Бөгелмә районы инде бер­ничә ел рәттән исемлектә беренчелекне бирми. Республика мә­гариф һәм фән министры Энгель Фәттахов моны яхшы белем бирү, профильле сый­ныфларның һәм методик ярдәм күрсәтүнең уңышлы оештырылуы нәтиҗәсе дип саный. Узган уку елында Саба, Мамадыш, Түбән Кама, Яшел Үзән, Балтач, Азнакай район­нары нәтиҗәләрен күпкә яхшырткан. Питрәч – 25, Спас – 16, Сар­ман 13 баскычка өскә күтә­рел­гән. Ә менә Менделеевск, Кама Тамагы, Әлки, Чирмешән, Алексеевск районнары һаман “кызыл зо­на”­дан чыга алмыйча интегә. Тукай районы – 31, Чистай – 17, Мин­зәлә – 15, Зәй һәм Тәтеш 12 бас­кычка түбәнгә тәгәрәгән. Укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү буенча координацион совет фаш ителгән районнарга чыгып, проб­лемаларны өйрәнәчәк. Районнарда имтихан нәтиҗә­ләре буенча аерманы да китерде ул. Әйтик, рус теле имтиханы күр­сәткечләре буенча иң зур аерма Яшел Үзәндә (41), Әлмәттә (24,5), Чистайда (23,5), Киров һәм Мәскәү районнарында (32,3), Вахитов һәм Идел буе районнарында (32) кү­зәтелә. Ә иң кечкенәсе Бөгелмәдә – 6,9. Математика имтиханында иң зур аерма Әлмәт (52,4), Яшел Үзән (42,8), Вахитов һәм Идел буе районнарында (50,6). Иң кечкенә аерма Бөгелмә (9), Мамадыш (13) районнарында табылган. Аз комплектлы мәктәп­ләр үз укучыларын имтиханнарга лаеклы итеп әзерли алмаган. Алексеевск районының Зур Тигәнәле мәк­тә­бен нибары бер укучы тә­мамлаган, ул да математика сынавын 27 баллга тапшырган. Әл­ки районының Хузангай мәктә­­бендә математиканы ике укучы тапшырган һәм икесе дә 27 балл алган. “Әлеге укучылар югары белем алудан мәхрүм калды. Бу мәктәпләрдә 9 нчы сыйныфтан белем бирү юнәлеше дөрес корылмаган”, – дип сәбәбен аңлата министр. База мәктәпләренең дә рейтингы булдырылган. Аларның саны – 469. Беренче урында Ка­зан­ның 131 нче лицее булса, Югары Осланның Куралово мәк­тәбе иң ахыргы булып табылган. Математика юнәлешендәге лицейда математика сынавының уртача күрсәт­кече – 78,13 балл. Ә рус телен тагын да яхшырак беләләр (83,18). Бу лицейда БДИны 141 укучы тапшырган. Куралово мәктәбен 3 кеше тәмам­лаган. Анда математиканың ур­тача баллы – 39. Рус теле буенча – 59,67. Аттестатсыз калучылар Казанның 152 нче гимназиясендә (2,17 процент), Әлки районының Юхмачы мәктәбендә (12,50), Ка­занның 78 нче лицеенда (“Фарватер”) – 2,44 процент. 20-1 2018 елда Татарстан беренче мәртәбә белем сыйфатын чагыштыру буенча PISA тикшеренү­лә­рендә катнашачак. Анда республика күрсәткечләре аерым дәүләт булып каралачак. Димәк, Корея, Финляндия, Сингапур, АКШ белән чагыштырырга мөм­кинлек туачак. Сыналуның да төрлесе була. Мөслимдә Энгель Фәттаховка самбо буенча мастер-класс та күрсә­тергә туры килде. “Мәк­тәпкә – самбо” проектында катнашучы укучы белән көч сынашты ул. Министр­ның көрәшкә карата мәхәббәте күптән билгеле – мәктәп укучысы Татарстанның баш педагогына каршы тора алмады. Әмма самбодан да мөһимрәк әйберләр байтак әле... Республикада татар бакчалары һәм мәктәпләре эшне тие­шен­чә оештыра дип әйтә алмыйбыз. Татар балаларына туган тел­дә белем һәм тәрбия бирү күр­сәткече нибары 54 процентны тәшкил итә. “Сабый чакта телне үзләштерү күпкә җиңелрәк. Эшне оештыра белмәгән тәрбия­челәрне еш кына тәнкыйтьлиләр. Мин моны гадел дип саныйм. Казанда 40 бакчаның эшчәнлеге тикшерелде. Шуларның 24ендә генә барлык тәрбиячеләр дә татарча белә”, – диде министр. Бөтенроссия тикшерү эшлә­ренең 4 нче сыйныфта русча гына үткәрелүе дә аңлашылып бетми. “Бу хакта да киңәшәбез, фикер­ләшәбез. Киләсе елга ничек буласы билгесез. Фәнни эшне туган телдә язу мәсьәләсе хәл ителмәгән. Бүген бу хәтта татар филологиясе юнәлешендә дә мөмкин түгел”, – диде Энгель Фәттахов. Министр зур шәһәрләрдә туган телне саклап калу һәм үстерү өчен җаваплы хезмәткәрләр булырга тиеш дип саный. Район башлыклары белән очрашып, мәга­риф­не үстерү планнары расланган. ”Күп нәрсә сездән тора. Бу мәсьә­ләләрне контрольдә тотыгыз”, – дип мөрәҗәгать итте ул район башлыкларына. – Тел ул – аралашу чарасы гына түгел, мәдәният, гореф-гадәтләр дә. Без татар, удмурт, мари, чуаш, телләрен саклау буенча эшне ничек оештырып булуын күрсәтергә тиешбез. Кызганыч, күп сөйлибез, тик әлегә телләр яр­дәмгә мохтаҗ, – диде Рөстәм Миңнеханов.  
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев