Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кешенең сәләте, хирыслыгы булуын аңларга кирәк" - Ринат Билалов

Журналист – шактый үзенчәлекле һөнәр, аның өчен билгеле бер һәвәслек кирәк. “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте генераль директорының мәгълүмат сәясәте буенча урынбасары Ринат Билалов “Татар-информ” агентлыгына шулай дип белдерде. Искәртеп үтик, Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге популяр һөнәрләр буенча сораштыру үткәрде. Аның нәтиҗәләренә караганда, үз балаларын журналист итәргә теләүче ата-аналар бик аз. “Бер 10-15 ел элек, медиабазар киң үсеш алганда, журналистларга ихтыяҗ бик югары иде. Әмма теләсә нинди базар иртәме-соңмы стагнация кичерә. Хәзер яңа массакүләм мәгълүмат чаралары сирәгрәк барлыкка килә, реклама базары төшү һәм кризис белән бәйле рәвештә, тармакта ихтыяҗ һәм хезмәт хакы, кимемәсә дә, артмый. Бу һөнәрнең популярлыгы кимүгә китерә", - дип белдерде ул. Шул ук вакытта Ринат Билалов яхшы журналистка, башка бер профессионалга кебек үк, ихтыяҗ һәрвакыт зур дип саный. Ринат Билалов башка профессияләргә карата да фикерен белдерде. "Эшмәкәрлекнең популярлыгы кимүгә килгәндә, мин моны эшлекле климатның гомуми торышы начараю белән бәйледер дип саныйм. Яшьләр даирәсендә хәзер үзеңне дәүләт хезмәтендә яки эре корпорацияләрдә күрсәтү яхшырак дигән фикер киң таралган. Сүз уңаеннан, сораштыру мәгълүматлары буенча, бюджет өлкәсендәге эшкә кызыксыну нык артуы сизелә, гәрчә, әле чагыштырмача күптән түгел ул бер дә популяр түгел иде. Хисапчылар белән бәйле вазгыятькә базар йогынты ясый. Кыйбат булмаган бәягә кече бизнес өчен бухгалтерия эшләрен алып баручы күпсанлы консалтинг компанияләре барлыкка килде. Нәтиҗәдә, күпләргә үзенең аерым хисапчысы кирәк булмый башлады. Моннан тыш, бу һөнәр берзаман үтә дә популяр иде, күпсанлы бухгалтер курслары ачылды, нәтиҗәдә, базарда тәкъдим артык күбәйде. Спортчыларның абруе үсүе болай да аңлашыладыр инде – алар массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәмендә һәрвакыт телдә, аларның хезмәт хаклары да шактый югары. Әмма кешеләр спортчының һөнәри карьерасы, яшь чикләүләре белән бәйле рәвештә, шактый гына кыска булуын һәрвакыт аңлап бетерми. Төзүчеләрнең популярлыгы үсүе минем өчен берникадәр табышмак. Күпләр китеп баручы поездга сикереп калырга җитешергә тырыша дип уйлыйм, чөнки төзелеш “бум”ы ул мәңгелек түгел, ә бәлки, бетеп тә барадыр. Минем фикер менә шул: кешенең сәләте, хирыслыгы булуын аңларга кирәк, базар ихтыяҗларына гына карарга кирәкми. Әгәр медиа тармагын алсак, анда социаль челтәрләр һаман да зуррак роль уйный, шул ук вакытта телевидение, матбугат чараларының популярлыгы кими. Мөгаен, бу тенденцияләр фонында SMM өлкәсе белгечләренә ихтыяҗ үсәр, ә бирелгән темага гына яза белүче журналистларның кирәклеге кимер", - дигән киңәшләрен җиткерде белгеч. Ринат Билалов 1971 елда Венгриядә туа. Казан Дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. 1989-1995 елларда Чаллы шәһәре матбугат чараларында эшли. 1995 - 2000 елларда "Яңа шәһәр" атналык газетасы редакторы. 2000-2004 "Восточный экспресс" газетасының баш редакторы урынбасары, 2004-2006 елларда - баш редакторы. 2006-2008 елларда ""Молодежь Татарстана" газетасы баш редакторы. 2008 - 2015 елларда "Бизнес-Онлайн" электрон газетасы шеф-редакторы. 2015 елның июненнән - "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары. 

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев