Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кешенең күңелендә рух булса, аны телгә тартып булачак" (Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән әңгәмә)

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, депутат, Татарстанның халык шагыйре Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән интервью оештырды. - Разил Исмәгыйлевич, үтеп барган елны ничек бәяләр идегез? - Без, гадәттә, узып барган ел катлаулы булды дип сөйләргә яратабыз. Мин инде шактый гомер кичердем, әле бер генә елның да бик гади булганы юк. Һәр ел үзенчә катлаулы. Мин шөгыльләнә торган өлкә – милли мәсьәләләр, мәдәният, мәгариф, фән, матбугат – аеруча катлаулы.

"Россия хөкүмәте тәкъдим иткән концепция проектына төзәтмәләр керттерү - Татарстанның җиңүе булды"

Милли мәсьәләләргә килгәндә, 2016 ел бик тә күңелле булмаган бер вакыйга белән башланды. Россия хөкүмәте һәм Дәүләт Думасы төзегән комиссия рус телен һәм әдәбиятын мәктәпләрдә укыту турында концепция проекты әзерләгән иде. Аны төбәк парламентларына җибәрделәр. Без аны укыгач, шаккаттык. Ул концепция проектында киләчәктә Россиядәге барлык мәктәпләрдә дә бөтен фәннәр дә бары тик рус телендә генә укытылырга тиеш дип язылган иде. Әгәр бу концепция шул килеш кабул ителгән булса, киләчәктә милли мәктәпләрнең булуы да мөмкин түгел иде. Беренче эш итеп, без үзебезнең комитетның утырышын үткәрдек һәм шушы концепцияне төзегән кешеләрне Казанга, Дәүләт Советына чакырып, түгәрәк өстәл үткәрергә булдык. Аны төзегән кешеләрнең берсе атаклы галим Вербицкая иде. Аннары Россия мәгариф һәм фән министрлыгыннан, Дәүләт Думасыннан, рус әдәбиятын һәм телен өйрәнү институтыннан вәкилләр, үзебезнең хөкүмәт әһелләрен чакырдык. Бу мәсьәләне бик тәфсилле сөйләштек. Аннары Россия субъектларының башка парламентларына мөрәҗәгать иттек. Бер фикер туплагач, без бу мәсьәләне Татарстан Дәүләт Советы сессиясенә чыгардык һәм Россия җитәкчелегенә мөрәҗәгать кабул иттек. “Әгәр бу концепция шушы килеш кабул ителсә, Россиядә милли мәктәпләр бетәчәк”, - дип, үзебезнең таләпләребезне керттек. Ни гаҗәп дип әйтимме, сөенеч диимме, концепция проектына без тәкъдим иткән үзгәрешләр кертелде һәм бүген ул милли мәктәпләрне бетерүгә юнәлдерелмәгән. Бу безнең Татарстан парламентының, мәгариф министрлыгының, җәмәгатьчелегенең җиңүе булды. Ә андый җиңүләр бик еш күзәтелми.

"Россия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр яхшыра башлады. Без моңа бик сөендек"

Узган елда безгә китереп суккан вакыйга элегрәк үк башланган иде. Ул Татарстан белән Төркия, Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләр. Бер караганда, безгә, бигрәк тә милли мәсьәләдә, артык кагылмый да шикелле. Әмма алай түгел. Татар белән төрек халкы тугандаш, тарихыбыз да уртак. Безнең элемтәләребез бик көчәйгән иде, без Тюрксой аша аралаша идек. Без рәссамнарыбызны алып барып, анда күргәзмәләр оештыра идек, театрларыбыз анда барып йөри иде. Быел алар Г.Тукайның 130 еллыгына беренче мәртәбә шагыйрьнең шигырьләрен тәрҗемә итеп, бик саллы “130 еллыкка 130 шигырь” дигән китап бастырып чыгардылар. Ул бит турыдан-туры безнең милли мәсьәләгә килеп кагыла. Бу бит татар мәдәниятен, әдәбиятын дөньяга чыгару дигән сүз. Әгәр безнең мөнәсәбәтләребез яхшырмаган булса, бу һич кенә дә татар халкы, Татарстан өчен түгел иде. Ел көенеч белән башланды, сөенеч белән тәмамланды. Россия белән Төркия арасында мөнәсәбәтләр яхшыра башлады. Без моңа бик сөендек.

"Узган ел Тукай елы булды"

Узган ел Тукай елы булды. Татар халкының вөҗданы, горурлыгы булган Тукайның 130 еллыгын бик зурлап бәйрәм иттек. Зурлап бәйрәм итүне байраклар күтәреп урамга чыгу дип күз алдына китермим. Шагыйрь өчен аны халыкка җиткерү кирәк. Шагыйрь өчен иң кирәге - танылу һәм халык күңеленә үтеп керү. Безнең Фәннәр академиясе, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре тарафыннан Габдулла Тукайның әсәрләреннән торган алты томлык академик басма дөнья күрде. Бу беренче тапкыр дөнья күргән шундый тулы күләмле басма булды. Аны бик озак эшләделәр. Аннан соң Тукайның энциклопедиясе әзерләнеп бетте, ул да озакламый дөнья күрер дип ышанабыз. Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча җыен фонды бар, мин аның рәисе. Без шушы җыен фонды тарафыннан татарның мәшһүр шәхесләре турында иллегә якын китап бастырып килдек. Тукай елында без “Тукай турында ядкарьләр” дигән ике томлы бик саллы басма чыгардык. Монда шагыйрь турында цензура аркасында, башка сәбәпләр нәтиҗәсендә моңарчы басылмаган бик күп истәлекләр керде. Андагы ядкарьләрнең дүрттән бере моңарчы беркайда чыкмаган. Бу ике томлыкны укып чыкканнан соң, Тукайны өр-яңадан ачкан кебек буласың.

"Туксанынчы еллар белән чагыштырганда, без шактый сүрәнләндек, артка таба киттек"

- Сез ничек уйлыйсыз, соңгы елларда милли мәсьәләләрдә күтәрелеш сизеләме, әллә, киресенчә, без югалтабызмы? - Бөтен нәрсәгә мин чагыштырып бәя бирәм. Әгәр алтмышынчы, сиксәненче еллар белән чагыштырсаң, безнең хәл бик үк аяныч түгел. Әмма туксанынчы еллар белән чагыштырганда, без шактый сүрәнләндек, артка таба киттек. Туксанынчы елларда без татар халкы өчен фундаменталь бик күп кануннар кабул иттек һәм гамәлгә ашыра башладык. Ул дәүләт суверенлыгы турында декларация, Конституция, Телләр турындагы законнар, мәдәният, мәгариф, тарихи ядкарьләребез турындагы кануннар. Болар барысы да халкыбызның рухын күтәрү, рухи байлыкларын саклау һәм үстерү өчен кабул ителгән иде. Болар барысы да бүген дә эшли, әмма объектив бәя бирсәк – милли мәктәпләребез ябыла, татар теле белән кызыксыну туксанынчы еллар дәрәҗәсендә түгел. Бу безне бик борчый. Мин моның сәбәпләрен ачыкладым. Аның төп сәбәпләренең берсе – Җир шарындагы глобализация һәлакәте, аннан берничек тә котылып булмый. Хәтта руслар арасында да инглиз телен теләбрәк өйрәнгән яшьләр көннән-көн арта бара. Ике яшь кешенең берсе бик теләп инглиз телен өйрәнә. Рус халкының да әле киләчәктә тел проблемасы көчәергә мөмкин.

"Балалар бакчасыннан алып, телне өйрәнү өчен шартлар тудырырга кирәк"

Тел кысрыклана, телнең даирәсе кими, чөнки аның артык кирәге юк санала. Әгәр яшәр өчен, эшләр өчен аның кирәге юк, мотивация юк икән, димәк, ул тел беркайчан да алга китә алмый. Шуңа күрә без телне кирәкле итүне иң зур максат итеп куябыз. Билгеле, иң башта балалар бакчасыннан алып, телне өйрәнү өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта безнең Президентыбыз да сөйләп тора, Дәүләт Советы, хөкүмәтебез дә эшли. Күпмедер алга китеш тә бар. Татар теле дәреслекләре бик катлаулы иде, бу хакта халык та әйтә иде. Без телне өйрәнергә телибез, әмма дәреслекләр артык катлаулы, анда грамматика, синтаксиска бик күп урын бирелә, сөйләм теле өйрәтелми, диләр иде. Боларны исәпкә алып, мәгариф министрлыгы гадиләштерелгән дәреслекләр әзерләде. Беренче сыйныфлар өчен “Сәлам” дип аталган дәреслек басылып та чыкты.

“Телевидениедә, радио, басмаларда активлашу бар"

Күпмедер дәрәҗәдә телевидениедә, радио, басмаларда да активлашу бар. “Татар-информ” да яңарды. Моңа без бик сөендек. “Татар-информ”ның татарчасы бүген мөстәкыйль сайт булып эшли башлагач, аны караучылар, аңа мөрәҗәгать итүчеләр бик тә күбәйде. Ә Интернет чараларның мөмкинлекләре искиткеч киң. Киләчәк алар кулында булыр. Мин традицион матбугат, китаплар юкка чыгар дип уйламыйм, чөнки кайсы гына алга киткән илгә барма – Япония, Көньяк Корея, Канада, АКШ, Франциядә булдым – алар юкка чыкмаган. Бездә әле, киләчәктә традицион китаплар бетәчәк, электрон чаралар гына калачак дип бәхәсләр бара. Бу мөмкин түгел. Кеше өчен мөмкинлекләр күбрәк булырга тиеш. Мәгълүмат чаралары никадәр күбрәк була, шулкадәр яхшырак. Электрон чараларда татар теле, татар әдәбияты, тарихы аз булуы бик борчый. Бу өлкәдә күп эшлисе бар. Яшьләр күбесе Интернетта, аларны аннан берничек тә аралап булмый, кирәк тә түгел. Аны мөмкин кадәр татарчалаштырырга кирәк. Бу яктан караганда, “Татар-информ” бер зур адым ясады. Аларга моның өчен рәхмәттән башка бер сүз дә юк.

"Тиешле әзерлеге булмаган белгечләр, кешеләр татар телен укыта башладылар"

- Татарстан республикасы мәгариф һәм фән министры кайбер татар мәктәпләре укытучыларының һәм җитәкчеләренең белеме тиешле дәрәҗәдә түгеллеген әйтте. Башка фән укытучылары БДИ тапшыра, ә татар теле буенча нинди дә булса сынау үтмиләр. Татар теле укытучыларының белем дәрәҗәсен күтәрү өчен нишләргә кирәк? - Татар теле укытучылары туксанынчы еллар башында ишәеп китте, моңа безнең дә катнашыбыз бар. Татар һәм рус телләрен дәүләт теле дип игълан иткәннән соң, бик күп татар мәктәпләре ачылды һәм бик күп укытучылар кирәк булып чыкты. Мәгариф министрлыгы башка фәннәрне укыткан яки бөтенләй башка өлкәдә эшләгән кешеләрне татар телен укытырга чакыра башладылар. Тиешле әзерлеге булмаган белгечләр, кешеләр татар телен укыта башладылар. Аларга ашыгыч курслар да оештырылды, әмма кыска вакыт эчендә аларны әзерлекле укытучылар итеп булмый иде. Менә шул бүген үзенең нәтиҗәләрен күрсәтә башлады. Бүгенге мәктәпнең таләпләренә бик күп укытучылар җавап бирә алмый. Аннары, тагын бер сәбәбе бар. Элек укытучыларның хезмәт хакы бик түбән иде. Бүген дә зур димим, әмма соңгы биш-алты елда ике мәртәбә күтәрелде. Бүген ул утыз мең чамасы тәшкил итә. Бөтенләй үк зарланырлык түгел. Хезмәт хакы бик аз булган вакытта укытучы булырга теләп ашкынган укучылар бик аз иде. Педагогика уку йортларына өчлегә, тартып-сузып дүртлегә укыган абитуриентлар килә иде һәм алар укытучы булып китәләр иде. Димәк, иң яхшылар түгел, уртакул укучылар укытучыларга әверелә, алардан уртакул укытучылар килеп чыга. Мин барысы да шундый димим, бик яхшылар да бар, әмма күпчелек шундый сыйфаттагы укытучылар. Менә аның нәтиҗәсе күренә башлады. Хәзер укытучыларны әзерләү буенча башка системага күчеп барабыз. Бүген укытучы булырга әзерләнгән студентларны кызыксындыру чаралары күрелә башлады. Быел Президент фәрманы буенча югары уку йортларына кергән һәм укытучы булырга әзерләнгән 200 студентка ай саен өстәмә 15 мең сум стипендия биреләчәк. Бу булачак. Аны теләсә кемгә түгел, сайлап алу буенча бирәчәкләр. Андый студент киләчәктә әзерлекле студент булырга тиеш. моны киләчәктә дә дәвам итеп, ел саен 200 студент ала башласак, укытучыларның сыйфат дәрәҗәсе күтәрелер дип уйлыйм. Укытучыларга һәрдаим аттестация, сынаулар үткәрергә кирәк. Укытучыдан да җаваплы тагын нинди һөнәр бар икән, белмим. Укытучы ул бит кеше тәрбияли, халкыбызның киләчәген әзерли. Мәктәпләргә соңгы елларда игътибар артты. Соңгы ун елда гына 800гә якын мәктәп ремонтланды, яңалары салына. Хезмәт хакы арта. Телләр өйрәнү буенча проектлар бар. Бушлай татар теле курслары эшли, аларга 700 дән артык кеше язылган иде. Татар теле белән кызыксыну бар. Соңгы елларда татар теле белән татар булмаган кешеләр дә кызыксына башлады. Үзләренең телләрен онытырга мәҗбүр булып, кире кайтучылар бар.

"Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ике дәүләт телен дә белергә тиеш дигән маддәләр кирәк"

Татар телен ныклап аякка бастыру өчен мин аның тагын берничә чарасын тәкъдим итәр идем. Әмма аны гамәлгә ашыру буенча уңышка ирешә алганыбыз юк. Татарстанда яңа закон кабул итеп яки муниципаль хезмәткәрләр турындагы законга үзгәрешләр кертеп, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр ике дәүләт телен дә белергә тиеш дигән маддәләр өстәргә кирәк. Шунсыз булмый. Татарстан законнары буенча, бары тик бер генә кеше ике дәүләт телен мәҗбүри белергә тиеш. Ул – Президент. Ә без вертикальләр илендә яшибез. Бездә бөтенесе вертикальдә, ә ни өчен монда вертикаль юк? Президент ике дәүләт телен белергә тиеш булгач, ни өчен премьер-министр белергә тиеш түгел. Ни өчен Дәүләт Советы рәисе, министрлар, депутатлар, хакимият башлыклары, муниципаль, дәүләт хезмәткәрләре белергә тиеш түгел? Ничек инде ул – мин күз алдына китерә алмыйм – үзе дәүләт хезмәткәре, үзе дәүләт телен белми. Ул бит халык белән аралашырга тиеш, ә ул аның телен белми. Бу мине бик борчый, мин моны күптәннән күтәрәм. Әгәр без республика җитәкчелеге белән берлектә Дәүләт Советында шушы мәсьәләне хәл итә алсак, татар теленә мөнәсәбәт шактый үзгәрер иде. Ата-аналарның бит һәрвакыт колаклары ишетә, күзләре күреп тора. Әгәр дәүләт хезмәткәре, министр, депутат булыр өчен ике дәүләт телен белергә кирәк икән, ул баласын яшьтән үк әзерли башлаячак. Улым, кызым, өйрән дәүләт телен, икесен дә белергә кирәк, син бит күреп торасың, ике дәүләт телен белсәң кем булып була. Менә бу кызыксындыру чараларының иң үтемлесе булыр иде. - Кемдер мәктәпне гаепли, телне мәктәп өйрәтергә тиеш ди, кемдер гаиләдә булырга тиеш, ди. Билгеле, икесе дә мөһим, әмма барыбер, үлчәүгә салып караганда, кайсы як мөһимрәк? - Иллегә илле дип әйтмим, төгәл сан китереп булмый, нигез гаиләдә салынырга, балалар бакчасы, мәктәптә ныгытылырга тиеш. монда берсенә генә өстенлек бирергә кирәк түгел. Мәктәпкә генә кайтарып калдыру да, гаиләгә генә кайтарып калдыру да дөрес түгел. Икесе бергә эшләгәндә генә моны хәл итеп була.

"Кешенең күңелендә рух булса, аны телгә тартып булачак"

- Яшьләр оешмаларын җыялар, күпчелеге телне белми. Алар ниндидер татар проектларын алып бара, үзләрен татар дип саный, әмма телне белми. Яшьләр оешмалары телне белмәгән, әмма үзләрен татар дип санаган яшьләр белән ничек эшләргә тиеш? - Әгәр кешенең күңелендә татар рухы бар икән, билгеле, бу кешеләрдән баш тартырга ярамый. Син татар түгел, син безнең янда йөрмә, безнең проектларда катнашма дияргә кирәк түгел. Ниндидер кызыксындыру чаралары белән акрын-акрын телгә тартырга кирәк. Кешенең күңелендә рух булса, аны телгә тартып булачак. Телнең матурлыгын, кирәклеген аңлатырга кирәк. Телсез милләт булмаганын аңлатырга кирәк. Минем әтием татар, әбием татар дип кенә татар булып булмый. Чын татар булып булмый. Ул, бер караганда, татар, әмма аның рухы татар түгел икән, татар телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белми икән, күкрәк сугып “мин – татар” дип йөрүдән генә файда юк. Гомумән, файда юк. Ул чын татар була алмый. Гомумән, татар телен белмәгән кешеләрдән син татар түгел дип йөз чөерергә кирәк түгел, мөмкин булганча аларны үзебезнең якка тартырга, татарлыкка чакырырга һәм өйрәтергә кирәк.

"Җырчылары да, җырлаучылары да кирәк"

- Сезнең күп шигырьләрегезгә җырлар язылган, сәнгатькә, эстрадага да мөнәсәбәтегезне беләсе килә. Эстраданы сыйфатсыз шигырьләргә язылган җырлары өчен тәнкыйтьлиләр. Төрле җыр булырга тиешме, яки җырның мәгънәсе булырга тиешме? - Соңгы вакытта татарда 700 эстрада җырчысы икәнен әйтә башладылар. Берәүләр 800, берәүләр 2000 ди. Миңа ничә мең икәне мөһим түгел. Минемчә, татарның 10-20 бик яхшы җырчысы булса, калганнары җырлап йөрсәләр дә, үзләре өчен җырлыйлар. Илһам Шакиров әйтә иде: “Бездә җырчылар бар, җырлаучылар бар”, - дип. Мин әйткән саннарның ун проценты җырчы, калганнары, Илһам Шакиров әйткәнчә, җырлаучылардыр. Тегеләре дә, болары да кирәк. Алардан йөз чөерергә җыенмыйм. Аның кибәге очып төшеп калачак әкренләп. Чын талантлары калачак аның. Башкалары акрынлап – кайсы ун, кайсы биш елдан җырчылар арбасыннан төшеп калачак.

"Мин җырчылар өчен курыкмыйм. Җырларлар да китәрләр. Ә бит халык кала. Халыкның зәвыгы тәрбияләнә"

Әмма бу мәсьәләне сөйләшкәндә бер нәрсәне искә алмыйбыз. Без бит шушындый очсыз, зәвыксыз җырлар белән шырды-бырды сүзләр белән халыкны тәрбиялибез. Иң куркынычы шул. Мин җырчылар өчен курыкмыйм. Җырларлар да китәрләр. Ә бит халык кала. Халыкның зәвыгы тәрбияләнә. Халык чын җырларны, профессиональ, классик җырларыбызны тыңламаска өйрәнә. Аннан-моннан, дүрт-биш нота белән язылган җырларга ияләнәләр дә, чын җыр шушындый булырга тиеш икән дип уйлый башлыйлар. Сәйдәш, Җиһанов, Заһид Хәбибуллин, Сара Садыйкова музыкалары халык колагына ят булып ишетелә башлый. Бу бигрәк тә яшь буында булырга мөмкин. Соңгы арада бик күбәеп китте – үзләре сүзен язалар, үзләре көен язалар, үзләре җырлыйлар. Комбайннар. Алай була алмый. Миллионга бер кешедә генә андый талант булырга мөмкин. Үзе менә дигән тавышлы, менә дигән шигырь, менә дигән көй яза. Ә бездә ике җырчының берсе шундый. Тамашачыны тиз генә үзгәртеп булмый торгандыр, аны без инде бозып бетердек, әмма безгә җырларга бәя бирергә өйрәнергә кирәк. Менә әле генә “Татар җыры” булып үтте. “Үзгәреш җиле”, “Татар моңы”, Рөстәм Яхин фестивале булды. Менә шушы конкурс, фестивальләрдән соң җыелышып, түгәрәк өстәлдә шуларга бәя биргән бармы? Юк. Мин аларга әйтеп караган идем, әйдәгез, җыелышып һәр җырыгызны, һәрбер җырчыгызны сүтеп карыйбыз, дип. Киеменнән башлап. Ничек киенгән ул, үзен ничек тота, җырының сүзләре ничек, җырының көе ничек, гомумән, тамашачы аны ничек кабул иткән? Әйдәгез, мин әйтәм. Юк, куркалар. нигә куркырга, белмим. Әгәр без шушыны практикага кертсәк, ул күпмедер дәрәҗәдә үзгәрер иде. Дәлилле фикер ишетсә, җырчы да, бу фестивальләрне оештыручылар да бәлки бераз үзгәрерләр иде. “Татар җыры” булып үтте. Мин анда чыгыш та ясадым, котладым да. Ул бик кирәкле, ул беренче тапкыр татар җырын олы сәхнәгә чыгарган фестиваль. Әмма мин әйтәм – сезнең бу фестивальнең исеме җисеменә туры килми. Сез “Татар җыры” фестивале дисез, шагыйрь, композитор язмаса, җыр буламы? Ә сезнең монда шагыйрьгә дә, композиторга да сүз юк. Монда җырчылар гына чыга. Сезнең бу татар җыры түгел, җырчысы фестивале бит.

"Татар җырлары фестивальләрендә яңгыраган җырларның көенә чувашча сүзләр язсаң, аны чуваш җыры дип әйтеп була. Миллилектән киттек"

Аннан соң миллилектән бик качтык без. Музыкасында татар моңы бөтенләй бетеп бара. Шушы фестивальләрдә яңгыраган җырларның көенә чувашча сүзләр язсаң, аны чуваш җыры дип әйтеп була. Марича язсаң – мариныкы, удмуртча язсаң – удмуртныкы. Анда бернинди татар моңы, татар үзенчәлеге юк. Аннары, киемнәрендә бернинди миллилек юк. Алай була алмый бит инде ул. Татар бит милләт инде, әгәр син чын татар җыры, милли җыр җырлыйсың икән, димәк, синең киемеңдә күпмедер дәрәҗәдә миллилек булырга тиеш. Кендекләреңне күрсәтү турында әйтмим дә инде, анысы башка тема, Разил Вәлиев бик картайган дип әйтмәсеннәр өчен бу турыда дәшми генә китәм. Әмма ләкин киемдә миллилек бөтенләй бетте. “Татар җырында” да. Ул Ваһапов фестивалендә күпмедер сакланды әле. Анда чын мәгънәсендә иң матур тавышлар дияр идем мин. “Татар моңында” милли кием бар. Әмма ләкин милли киемнең дә чамасы булырга тиеш. Менә мин “Татар моңын” карадым. Яңа ел чыршысын бизиләр бит – шуның шикелле кием, анда бизәк төшмәгән уч төбе кадәр дә урын калмаган. Андый кием була алмый. Безнең дизайнерларга да әйтәсе сүзләребез бик күп. Гомумән, соңгы елларда үткәрелгән татар җыры фестивальләренең  һәммәсе турында да ниндидер бер зур киңәшмә үткәрергә кирәк. Алар халык фикерен ишетергә тиешләр.

"Матбугатның җәмгыятькә тәэсир итү көче кимеде"

- Бездә дә, чит регионнарда да матбугатның тиражы кими дип зарланалар. Сез ничек уйлыйсыз – укучылар саны азайганга матбугат тиражы кимиме, әллә матбугат сыйфатсыз, укучыга кирәкле мәгълүматны җиткермәгәнгә тиражы кимиме? - Аның сәбәпләре күп. Иң беренчесе – кешенең мәгълүмат алу мөмкинлеге күбәйде. Элек берничә газета ала идек, хәзер нәрсә генә юк – телевизор, радио бар. Интернет бар. Аларның бөтенесен кушсаң, ул шактыйга җыелыр иде. Элек безнең 3-4 газета булса, хәзер утыз-кырык газета, районнардагыларын санасаң тагын да күбрәк. Икенчедән, матбугатның җәмгыятькә тәэсир итү көче кимеде. Советлар чорында берәр җитәкче турында бер тәнкыйть мәкаләсе чыкса, дөнья куба иде. Аны райкомнар да , обкомнар да тикшерә иде, чарасын күрәләр иде. Хәзер әллә нәрсә язсаң да, борылып караган кеше дә юк. Җәмгыять үзгәрде. Башка җәмгыятьтә яшибез без бүген. Аннары, матбугатның сыйфаты бик нык борчый. Матбугатны гаепләп булмый, ул үзеннән үзе чыкмый, аны чыгаручылар бар. Моны журналистларны әзерләүдән башларга кирәк. Бездә югары уку йортларында, университетта журналистларны әзерләү хәзер бик түбән дәрәҗәдә. Аларның хезмәт хакы да аз булганлыктан, анда барырга атлыгып торган кешеләр дә ул хәтле күп түгел. Хәзер яшьләр практик бит, кая барырга икәнен дә, кайда акча күбрәк икәнен дә беләләр. 16, 17, 18 мең акчага ул бөтен гомерен багышлап, журналистикага бирә алмый. Мин аны аңлап, күреп торам. Сәбәпләре бик күп, әмма ләкин өметсез шайтан ди. Минем әле өметем бар, чөнки татар халкы гомер-гомергә китаплы халык булган, газета, журнал чыгарган. Ул матбугаттан аерылмас дип уйлыйм. Мин “Татар-информ”да утыргач, әйтми булдыра алмыйм. Соңгы көннәрдә без “Татар-информ” турында шактый фикер алыштык. Һәм мин шундый әйбер ишеттем – “Татар-информ”га бик тә әзерлекле кадрлар килә икән дип. Әле аңа аерым бер игътибар итәрмен. Әгәр дә чыннан да шулай икән, сезнең, “Татар-информ”ның киләчәге матур булыр дип уйлыйм. Журналистларны җиткереп тә бетереп булмый торгандыр, чөнки матбугат чаралары бик күп дип әйттем бит. Аннары, тагын бер нәрсә бар журналистлар әзерләү буенча: журналистлар Казан университетында укыйлар, аннары газетага, журналга, сезгә, башка электрон чараларга баралар. Әмма чын журналист алай гына әзерләнә ала микән? Мәсәлән, ул икътисад турында язар иде – икътисадны белми. Дәүләт Советы турында язар иде, әмма ул законнарны белми һ.б. Мин бик тә теләр идем журналистларның бер өлешен болай укытырга: мәсәлән, ул ниндидер белгечлекне бетергән – агроуниверситетнымы, юридик факультетнымы, икътисад белгечлеге алганмы, шулар өчен, әгәр дә каләмнәре бар икән, җыеп, туплап, университеттамы, башка югары уку йортындамы өстәмә укыту системасын булдыру. Бәлки, киләчәктә, шундый системаны практикага кертергә кирәктер. Алай булса, бик яхшы булыр иде. Чөнки мин көн саен Дәүләт Советында очрашып торам, Дәүләт Советы эше турында яза башлый кайбер журналистлар, ләкин алар хәтта закон белән указны да аера алмыйлар. Законны кем кабул итә һәм кем аңа кул куя - аны белмәүчеләре дә бар. Мин аларны гаепләп әйтмим, аларны өйрәтмиләр аңа. Менә шуны өйрәтсеннәр өчен укытуның яңа формаларын уйлап табарга кирәк.

"Республикабыз аягында нык басып тора"

- Яңа елга теләкләрегез нинди? Гадәттә, Яңа елга яңа бәхетләр телиләр. Безнең бик тә мәшһүр язучыбыз (хәзер инде ул вафат) Туфан ага Миңнуллин әйтә иде: “Разил, миңа яңа бәхет телисең син, бәхетнең искесе дә әле бик әйбәт”. Чыннан да, безнең куанычларыбыз, сөенечләребез бар, алар безне ташламасыннан иде, киләчәккә дә озата барсыннар иде. Ә республикабызга нәрсә теләр идем? Республикабыз аягында нык басып тора. Киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм. Республика Россиядә генә түгел, бөтен дөньяга әкренләп таныла бара. Монда җитәкчелекнең дә, халыкның да өлеше зур. Әмма ләкин безнең җәмгыятьтә бер җитмәгән нәрсә бар. Ул да булса, кеше кадере дигән нәрсә. Иң кадерле нәрсә, бәлки, кеше кадередер инде ул. Әгәр дә без киләчәктә цивилизацияле җәмгыятьтә яшәргә телибез икән, балаларыбызны итагатьле, тәрбияле итеп күрергә телибез икән, без бер-беребезнең кадерен белергә өйрәнергә тиешбез. Бер-беребезнең кадере нәрсә ул – ата-ана кадере, әби-бабай кадере, туган җирнең кадере булырга тиеш, туганнарның, дусларның кадере. Әгәр дә җәмгыятьтә һәм гаиләдә кешенең кадере юк икән, ул җәмгыятьнең дә, илнең дә киләчәге юк. Һәм мин замандашларыбызга менә шушы нәрсә турында күбрәк уйларга теләр идем. Бөтенебезгә бер теләк – илләр имин булсын, чөнки безне әбиләр, бабайлар шулай тәрбияләде. Ике сүзнең берендә “Илләр генә имин булсын!” – дип әйтә торганнар иде алар. Ил имин булмаса, бу дөньяда бер нәрсә дә булмый. Гаиләләребез түгәрәк булсын, тормышларыбыз көннән-көн яхшыра барсын. Иң мөһиме – сау-сәламәт булыйк!

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев