Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кешеләрне авылга беректерергә кирәк" - Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

“Кешеләрне авылга беректерергә кирәк. Юллар бар, интернет бар, телевидение бар... Тормыш дәрәҗәсе тигезләнеп килә. Димәк, бу агымны туктата алырга өмет бар, – дип киләчәккә ышаныч белдерде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Мәдәният министрлыгының ел йомгакларына багышланган коллегия утырышында. Авылда мәдәният темасы соңгы елларда коллегия утырышларының көн кадагында кала бирә. Билгеле булганча, “Авыл клублары” Президент программасы 2012 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Былтыр ул клуб биналарының тиешенчә эшләмәве калкып чыккан иде. Министрлык клубларны тикшереп торуын дәвам итә. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин халык зарын анализлауга нигезләнеп ике проблеманы аерып күрсәтте – матди-техник базаның начар булуын һәм квалификацияле белгечләр җитмәвен. Ул иске клублар булган авылларда эшнең канәгатьләнерлек булмавын билгеләп үтте. Республиканың Хисап палатасы нәтиҗәләренә нигезләнеп, яңа клублар белән халыкның 91 проценты канәгать булуын әйтте. Квалификацияле белгечләр мәсьәләсе буенча Казан Мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Рифкать Юсуповның чыгышы игътибарга лаек. Ул “Муниципаль районнардан 40 процент абитуриенткабул итеп – шуларның нибары 12 проценты гына укуын тәмамлагач үз районнарында эшкә урнашуын әйтеп узды. “Соңгы сыерны сатып булса да баламны Казанга укырга җибәрәм, шунда калсын, минем шикелле азапланмасын”, дип уйлый авыл кешесе, – диде Фәрит Мөхәммәтшин коллегия утырышын йомгаклаганда авылда мәдәният темасына кабат-кабат тукталып. – Авылны саклау мөһим. Без мәдәният министрлыгы алдына яңа бурычлар куябыз. Клублар салабыз. Ректор, әнә, белгечләр әзерлибез, ди. Ә кеше шәһәрдә калырга тырыша – кайтмый...” Фәрит Мөхәммәтшин Президент программасы дип аталган социаль юнәлешле 35 программаның берсенең дә туктатылмавын – фельдшер-акушерлык пунктлары да, юллар да, авыл клублары да, йортларга капиталь ремонт ясау да, мәктәпләр программаларының да эшләп килүен, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләрендә оптимизация сүзе тарихта калуын ассызыклап узды. “Бездә мәдәниятнең соңгы урында түгеллеген ышандырып әйтә алам”, – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев