Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кешеләргә бөтен күңелең белән хезмәт итү кирәк" - Камил Исхаков

Бүген "Казан нуры" мәчетендә "Мәхәллә" мөселман лидеры мәктәбендәкатнашучылар мәчетнең мәхәллә советы рәисе Камил Исхаков белән очрашты.

Очрашуга 40лап кеше - Татарстан, Башкортстан, Сарытау, Мордовия, Екатеринбург, Ульяновск һәм башка төбәкләрдән мөселман яшьләре килде. Алар арасында мөселман оешмалары вәкилләре, үз төбәкләрендә төрле проектларны гамәлгә ашыручылар, мөселман балалар бакчаларында эшләүчеләр, яшь имамнар бар иде.

"Мәхәллә" Мөселман лидеры мәктәбе быел 10-13 ноябрь көннәрендә үткәрелә. Ул Казан федераль университетының Ислам белемен үстерү буенча ресурс үзәге базасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты белән берлектә уздырыла. Өченче мәртәбә үткәрелә торган мәктәпкә бөтен Россиядән төбәк берләшмәләренең 53 лидеры җыелган. Проектның төп максаты яшь актив мөселманнарның иҗтимагый файдалы потенциалын ачыклаудан гыйбарәт.

Камил Исхаков төбәкләрдә мәхәлләләрнең тормышы, яшьләрнең кызыксынулары, киләчәккә омтылышлары турында сорашты. Үзенең үткән гомер юлы, Казан шәһәре мэры вазифасында, Россия Президентының Ерак Көнчыгыштагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм башка җаваплы вазифаларда эшләгән чорының хатирәләре белән дә уртаклашты.

Камил Исхаков Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты аның нәсел шәҗәрәсен өйрәнүе турында белдерде. Үзенең ерак тамырлары Чыңгызханны хан итеп күтәргән 6 олыс җитәкчесенең берсенә барып тоташуын әйтте. Ике бабасының да репрессия корбаны булуын искә алды. Әбисенең үзенә Ислам нигезләрен өйрәтүен, әтисенең дә бик диндар кеше булуын, мәчет төзетүен һәм улына аның эшен дәвам итүен теләп васыять калдырганын билгеләп узды. “Менә шуңа күрә мин мәхәллә советы рәисе булдым. Мин үземне ислам буенча зур белгеч дип санамыйм, әмма бөтен хуҗалык эшләре белән шөгыльләнәм һәм карарларны бергәләп кылабыз”, - дип сөйләде Камил Исхаков.

Ул үзенең Казан мэры вазифасында төрле дин мәнфәгатьләрен кайгыртуы, алар өчен төрле гамәлләр башкаруы, хәтта Рим папасына кадәр баруы турында бәян итте.

Очрашуда катнашучылар Камил Исхаковтан, лидерлык вазифасында уңышка ирешү өчен нәрсә эшләргә кирәк, дип киңәш тә сорады. Камил Исхаков үзенең гап-гади бер гаиләдә үсүе, әтисенең шофер, әнисенең тегүче булуын әйтеп, уңышка ирешү өчен хәлле, затлы гаиләдән булу мәҗбүри түгеллегенә ишарәләде. Ул үзенең казанышларын бары тик бертуктаусыз тырышып эшләп, үзен танытуда күрүен әйтте. Университетның өченче курсында укыган вакытта ук Татарстанның Югары Советы депутаты итеп сайлануын, менә шуннан әкренләп җитәкчелек вазифаларына билгеләнүен белдерде. “Мин карьерага омтылмадым, иртәдән кичкә кадәр эшләвемне күреп, моңа бәя бирделәр. Шуңа күрә сезгә дә эшләргә киңәш итәм. Кешеләрне яратырга, аларга бөтен күңелең белән хезмәт итәргә кирәк”, - диде Камил Исхаков.

"Мәхәллә" мәктәбе кысаларында дүрт көн эчендә яшьләр үз төбәкләрендә алып барган эшчәнлеген тәкъдим итәчәк, шәхес үсешенә юнәлдерелгән мастер-класслар, лекция һәм тренинглар курсын узачак. Программа кысаларында бүгенге көндә Россия мөселман җәмәгатьчелегенең актуаль мәсьәләләре карала. Лекторлар сыйфатында Россиянең төрле почмакларыннан лидерлар чыгыш ясый. Программаның нәтиҗәсе буларак ислам белеме, мөселманнарның социаль инфраструктурасы үсешенә, җәмгыятьнең рухи сәламәтләнүенә юнәлдерелгән проектлар барлыкка килүе көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев