Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кешеләр үз туган телен белергә тиеш" - Ибраһим Шәңгәрәев

Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиадада Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән катнашучы Ибраһим Шәңгәрәев фикеренчә, һәр кеше үзенең туган телен белергә тиеш. “Мин туганнан алып, әти-әнием минем белән бары татарча гына сөйләште. Безнең гаиләдә 11 кеше һәм без барыбыз да бары татарча гына аралашабыз. Һәр җәй саен без Казанга әби-бабай янына кайтабыз. Алар безгә көн саен татар телендә тапшырулар, мультфильмнар күрсәтә, төрле уеннар уйный. Шундый әби-бабай булуына бик шатмын. Мин Татарстанны бик яратам”, - ди Ибраһим Шәңгәрәев. Ул хәзер 4 тел: татарча, русча, инглизчә, гарәпчә белә. “Үземнең гаиләм булгач та, мин балаларымны татар теленә өйрәтәчәкмен. Чөнки кешеләр үз туган телен белергә тиеш”, - ди Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән килгән катнашучы. Татар теле һәм әдәбияты буенча V халыкара олимпиада Казанда 18-21 апрель көннәрендә уздырыла. Чарада Татарстан районнарыннан, Россиянең 25 төбәгеннән һәм 13 чит илдән барлыгы 500ләп кеше катнашачак. Олимпиаданың җиңүчеләрен 21 апрель көнне “Баскет-холл” спорт комплексында игълан итәчәкләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев