Бүген Казан Ратушасында узган форум чарасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Президент Татарстан кунакларын республикада башкарылган һәм башкарылачак эш-гамәлләр белән таныштырды. Күп милләтле Татарстанда халыклар дуслыгы сакланышы турында сөйләде. Яшь буын тәрбияләү, милли сәясәт юнәлеше, милләтара багланышлар үрнәкләрен мисалга китерде.
Мондый тирән эчтәлекле форумның Татарстанда оештырылуы очраклы күренеш түгел. Республика ЮНЕСКО белән тыгыз хезмәттәшлек алып баруның гүзәл үрнәкләрен күрсәтте. Читтән килүчеләр безнең тәҗрибәне күрергә генә түгел, ә бәлки эшнең оештырылуы белән дә кызыксына. «Кешелек җәмгыятен саклау – тотрыклы үсешнең алшарты» форумын уздыру башлангычы һәм тематикасы авторы – «Халыкны саклап калу өчен» Гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте президентташы, «Хатын-кызның киләчәге» халыкара хатын-кызлар үзәге» халыкара иҗтимагый оешмасы президенты, ЮНЕСКОның игелекле ихтыяр илчесе Александра Очирова. Ул, Татарстан Россиядә җитди урын алып тора, дип белдерде. «Монда нинди милләт, нинди дин тотуларына карамастан, барчасына тигез караш һәм аларның яшәү шартларын яхшырту буенча җитәкчеләр тарафыннан зур эшләр башкарыла, ягъни кешеләргә зур игътибар бирелә. Нобель премиясе лауреатлары, икътисадчылары раслаганча, иң нәтиҗәле кертем ул — кешелек потенциалына тотылганы», – диде ул.
Тарихи, мәдәни объектларны саклау буенча безнең башкаларга тәкъдим итәрлек уңышларыбыз бар. Татарстанның ике объекты ЮНЕСКО исемлеген бизәп тора. Болгар Ислам академиясе һәм Изге Ана иконасы чиркәве төзелеше – республикабызның иң зур проектларыннан санала. Бу биналар халык акчасына күтәрелә. Әлеге күренеш тә кешелек сыйфатларын, мәрхәмәтлек һәм сабырлык, толерантлык төшенчәләрен тирәнрәк аңларга җирлек тудыра. Кешелекне саклау һәм җәмгыятьнең тотрыклы үсеше мәсьәләләре, гуманитар куркынычсызлык, аны тәэмин итү ысуллары һәм механизмнары турында фикер туплана торган форумның Казанда узуы чит ил кунаклары тарафыннан да хупланды.
Зимбабваның Франциядәге тулы вәкаләтле илчесе, ЮНЕСКО вәкиле Родо Мейбл Читига Татарстан тәҗрибәсен үзләрендә, ягъни Африкада да кулланырга кирәк, дигән фикерен җиткерә. Республика һәм Казан шәһәренә чын күңеленнән мөкиббәнлеген яшерми.
Форум кунаклары Татарстан җитәкчеләренең зирәк акыл белән идарә итүләренә соклануларын белдерә. Сүз дә юк, һәр ил башлыгының бурычы – үз халкын кайгырту, аның иминлеген, бөтенлеген тәэмин итү. Дөньяда рухи кризис үзен сиздергән мәлдә, гуманизм деградациясе, әхлак мәсьәләләре, адәм балаларының якты киләчәге хакында фикер алышу, киләчәккә максатлар кую ЮНЕСКО тарафдарларының гына бурычы булып калмасын иде.
Чыганак: http://intertat.ru
Нет комментариев