Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кеше зәвыклы, саллы китап укысын өчен, аны тәрбияләргә, классикларны күрсәтергә кирәк" - Миләүшә Хәбетдинова

КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова, район үзәгендә иң күп сатылган татар китаплары рейтингы белән танышып чыкканнан соң, татар китабын чыгару, тарату планын булдырырга тәкъдим итте. Рейтинг "Интертат" электрон газетасында басылган иде. Бу рейтинг нәтиҗәләре буенча, иң популяр татар китаплары дип Зифа Кадыйрованың “Бәхеткә юл кайда”, Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача”, Марат Кәбировның “Бердәнбер һәм кабатланмас”, Гөлсинә Галимуллинаның “Күгәрчен оя корганда”, Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баланнарда бал тәме” табылды. КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова әлеге рейтинг белән килешмәвен белдерде. Укучы үзен социаль челтәрдә яхшы рекламалаган, тел очында булган яисә гауга-дискуссия чыгарган авторның китапларын укый. Әмма бу әсәрнең сыйфатлы булуы турында сөйләми, дип исәпли галим. "Кеше зәвыклы, саллы китап укысын өчен, аны тәрбияләргә, классикларны күрсәтергә кирәк”, - ди ул. Миләүшә Хәбетдинова популяр классика мисалы итеп Аяз Гыйләҗевның “Йәгез, бер дога” китабын китерә. “Күп халыкка лагерь, ГУЛАГ темасы таныш. Шул сәбәпле язучының бу китабын рус, венгр телләренә тәрҗемә иттек. Китапка яхшы реклама ясадык. Нәтиҗәдә, бездә дә, чит илләрдә дә китаплар сатылып бетте”, – ди ул. Яхшы китап һәрвакыт актуаль булачак, дип әйтә КФУ доценты. Аның фикеренчә, татар китабын сату эше, менеджментны оештыру хәзерге дәрәҗәдә калса, Г.Ибраһимов, М.Мәһдиев, М.Галиев, В.Имамов китапларын укымаган буын үсеп чыгачак. “Элек китапларны үзебездә, башка илләргә таныта торган аерым бүлек бар иде. Хәзер язучылар берлегенә дәүләт тарафыннан миллионлаган акча күчерелсә дә, классикларыбызга, бүгенге талантлы, җитди язучылар китапларына реклама, рецензия ясый торган урын юк”, - ди ул. "Мәскәүдә татарларның төп җыела торган урыны - Асадуллаев йортында татар китабына сусаганнар. Петербург, Себер, башка төбәкләрдә татар китабын көтәләр", - ди галим. Миләүшә Хәбетдинова классик авторларның китапларына яхшы реклама ясарга кирәк, дип исәпли. Аныңча, бу эшне язучылар берлеге алып барырга тиеш.
Динә Шәмсетдинова, Ләйлә Хәкимова, Татар-информ
Фото: vk.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев