Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Кеше китә, җыры кала..."

Татарстанның халык артисты, күренекле баянчы, композитор Ганс Сәйфуллин 10 май көнне каты авырудан соң вафат булды. 13 май көнне ул Баулыда җирләнде. Ә 12 май көнне татар җәмәгатьчелеген аны озатырга Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залына җыелган иде.
Ганс Сәйфуллин яңа татар эстрадасының беренче продюсеры. Аның белән бергә эшләгән сәнгатькәрләр дә, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концертлар залына легендар шәхес, күренекле баянчы, Татарстанның халык артисты Ганс Сәйфуллинны соңгы юлга озатырга килгән коллегалары да, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова да шушы фикерне ассызыкладылар. “Ганс Сәйфуллин бүген татар эстрадасының нигезен тәшкил иткән бик күп яшь җырчыларыбызга Яшьләр җыены проекты аша халыкка танылырга булышты. Без аны туксанынчы елларда татар эстрадасындагы беренче оештыручы-продюсер дип билгели алабыз”, - диде Гүзәл Шәрипова.Туксанынчы елларда сыналган һәм сынатмаган, совет чорыннан соңгы яңа буын татар эстрадасын барлыкка китергән җырчылар – үзенчәлекле бер буын ул. Аларның күбесе туксанынчы еллар башыннан башлап дистә ел дәвамында Ганс Сәйфуллинның Яшьләр җыенында йөреп сәхнәне тоемларга өйрәнгән һәм чыныгу узган кешеләр. Җырчылар Зөһрә Шәрифуллина, Асаф Вәлиев, алып баручы Ядкәрь Хәбибуллин, продюсер Җәүдәт Гыйльмановлар Ганс Сәйфуллинның көчле менеджер булуына басым ясадылар. “Ул татар эстрадасында беренче продюсер, без аның артыннан баручылар гына, ул безгә киңәшләре белән дә ярдәм итә иде, - ди Җәүдәт Гыйльманов. -З ур-зур фестивальләр, зур-зур концертларны хөкүмәт акчасына түгел, ә үзе иганәчеләр табып оештыра иде. Аңа шушы Яшьләр җыены өчен генә дә һәйкәл куярга була. Яшьләр җыенына эләгү өчен артистлар чират торалар иде бит. Ул бит җитмешләп җырчы йөртә иде андый чараларга”. “Ул халыкның милли күтәрелеш чорында районнарда зур җыеннар ясады. Аларда мин дә  катнашып йөрдем әле. Хәзер ул оештырган кебек концертлар оештыручылар юк”, ди Ядкәрь Хәбибуллин. Асаф Вәлиев тә күп еллар аның җитәкчелегендә Яшьләр җыены белән татарлар яшәгән төбәкләрдә концертлар биреп йөрүен искә төшерде. “Кол Шәриф мәчете төзелә башлаган еллар иде. Кол Шәриф төзү фондына да зур ярдәм күрсәттек”, - диде ул. “Җыеннарны язгы чәчүләр беткәч оештыра торган иде. Анда Башкортстан артистларын да чакырып дуслык бәйрәмнәре ясый иде. Хәзер шундый зур масштабтагы бәйрәмнәр бетте”, - ди Зөһрә Шәрифуллина. Ул үзенең халык күңеленә кергән “Кышкы вальс” җыры өчен Ганс Сәйфуллинга чиксез рәхмәтле. “Яңа гына бәбәйләгән чагым, Ганс җырны өйгә килеп өйрәтте дә, радиога алып барып яздыртты”, - ди Зөһрә Шәрифуллина. Вил Усманов авыл мәктәбендә физкультура укытып йөргән чакта беренче җырларын Ганс Сәйфуллинга тыңлатканнан соң эстрадага кереп китүен искә алды. Әйе, Ганс Сәйфуллин татар эстрада сәнгатендә кешелекле, намуслы, гадел, тәртипле продюсер образы тудырып калдырган, аның өлгесен булдырган кеше. Аны якыннан белүчеләр Ганс Сәйфуллинның кешелеклелегенә басым ясыйлар. “Ул юл йөрергә рәхәт кеше иде, беркайчан да күңелсезләнеп йөрмәде”, - ди күренекле шагыйрь, Ганс Сәйфуллинның “Миләүшә” җырының сүзләрен язган Марсель Галиев. “Кеше буларак бик яхшы кеше иде. Чын ир кеше. Эчке культурасы бар иде. Хатын-кызга бик хөрмәт белән карый иде”, - ди Руслан Дәминов. Ганс Сәйфуллинның баянчы коллегалары Рамил Курамшин белән Кирам Сатиев та үз истәлекләре блеән уртаклаштылар. “Җырлар яза башлап, җырлары белән танылды. Аның җырлары матур да, милли дә, аңа аккомпанемент уйнавы да күңелле, чөнки мелодиясе бай, - ди Рамил Курамшин. - Аның җырлары бүгенгеләр кебек бер көнлек түгел, чөнки профессиональ җырлар. “Кеше китә, җыры кала” диләр бит әле...” “Эчеңдә каралык булса моң чыкмый бит. Моң йөрәктән чыга, - ди Кирам Сатиев. - Без Филармониядә бергә эшләдек. Филармониягә барганда: “Их, Ганс абый күренсә ярар иде” дип уйлый идем. Ганс абыйны күрсәм, көне буе юлым уңа иде: кассага барасың – акча бар, газета киоскына киләсең – миңа кирәк газета бар...” Ядкәрь Хәбибуллин Ганс Сәйфуллинның миллилек җитмәүгә зарланып йөрүчеләргә үрнәк булырлык бер гамәлен искә төшерде. “Татарстанның халык артисты Тимер Зиннуровны озатканда Тинчурин театрында русчарак музыкалар яңгырап торды. Тимер абыйны алып чыгып киткәннән соң Ганс абый фойедагы фортепианога янына утырып, “Хуш, авылым!”ны уйнап җибәрде”, - диде ул...
Рузилә Мөхәммәтова, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев